САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Илсөя Бәдретдинова күптәнге хыялын чынга ашырган

Татар эстрадасының иң популяр артистларыннан берсе Илсөя Бәдретдинова кинода төшкән. Бу турыда җырчы күптән хыялланган булган.

«Күптәнге хыялым.  Мин Әмирхан Еники әсәрләре буенча төшерелә торган «823 км» дип исемләнгән нәфис фильмда төштем», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Илсөя Бәдретдинова фильмда төшәргә чакырган «Татаркино» оешмасы директоры, продюсер Миләүшә Айтугановага нәкъ менә аны сайлавы өчен рәхмәт белдергән һәм зуррак рольләргә өметләнеп калуын да әйткән.

«Барысын да булдыра торган куәтле хатын», «Сезне чакырганнар икән «ут» булачак. Фильмның уңышлы булачагына шик юк», «Текә! Фильмны тизрәк карыйсы килә», «Котлыйм. Киләчәктә төп рольләрне уйнарга язсын», – дип өметләнгән җырчының виртуаль дуслары.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/ilsoya-badretdinova-kuptange-xyyalyn-cynga-asyrgan-5854456

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев