САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов: «Бер-беребезгә тулысынча ышанабыз!»

Гүзәлем белән Салават Миңнеханов – эстрадабызның популяр пары. Сәхнәдәшләреннән алар үзенчәлекле зәвыгы белән аерылып тора. Дин юлын сайлауларын, тамашачыларны да юлдашлары итеп әйдәүләрен генә алсаң да, аларны кабатланмас пар дип атарга була.

Сезнең гаиләдә тагы да шатлыклырак вакыйга булды. Быел сез әти-әни булдыгыз. Салават, әти булачагыңны сиңа Гүзәлем ничек хәбәр итте?

– Гүзәлем белән бергә УЗИга бардык. Һәм ул, табиб яныннан кара тап­лы фотография алып чыгып: «Кара, бу безнең Мәдинәкәй!» – диде. Без ике исемне – Ибраһим һәм Мәдинәне инде күптән күңел түребездә йөрткән идек.
Ә Гүзәлем бала тапканда, мин аның янында булдым. Мәдинә тугач, Гүзәлемне, операциядән соң хәл алсын дип, берүзен калдырдылар, ә баланы миңа алып килделәр. Ике сәгать буена аның белән мәш килдем. Ул вакыт эчендә мин аңа исем дә куштым, әнисе белән видеодан шалтыратышып та сөйләштек...

– Бала көткәнегезне бик озак яшереп йөрдегез...
– Әйе. Күз тиюдән курыктык, чөнки без баланы бик озак көттек. Иң популяр сорау: «Кайчан бала алып кайтасыз?» – иде. Янәсе, без үзебез өчен генә яшибез, бала теләмибез. Ничек шулай әйтәсең инде?! Без бергә яши башлаган беренче көннән үк бала теләдек, ләкин Аллаһы Тәгалә бирмичә торды. Шушы проб­лема турында Тимергали хәзрәткә әйттем, ул: «Салават, биш ел буе балагыз булмый тору бәлки яхшырактыр да, бәлки ул сезгә соңрак бирер. Мин сезгә бер әйбер өйрәтәм. 41 көн дәвамында иртәнге намаздан соң 40 тапкыр «Фатиха» сүрәсен укыгыз һәм дога кылыгыз. Әмма бу гамәлне кылыр алдыннан сез тулысынча иманлы кешеләр булырга тиеш. Һәм Аллаһыдан баланы сабый әнисеннән күкрәк сөте сораган кебек сорагыз», – диде. Без ул кушканча бар нәрсәне дә эшләдек. 41 көн үтте һәм, күз алдына китерәсезме, Гүзәлем авырга узды! Догаларыбыз­ны Аллаһы Тәгалә ишетте һәм без аңа бик рәхмәтле!

– Салават яхшы әтиме?
Гүзәлем:
– Әлбәттә! Кичә ике сәгать спа-­процедураларда булдым, Мәдинә белән Салават сәүдә үзәге буйлап йөрде. «Кайчан чыгасың инде?» – дип шалтыратып мине борчымады. Әмма Салават – аерым, үз бүлмәсендә йоклый (көлә). Мәдинә төнлә дә ашарга уянгач, йокы бүленә дип, ул башка бүлмәдә. Аңа иртүк торып эшкә китәргә кирәк, йокысы туйсын.
Салават:
– Бала туганчы, тормышыбыз бөтенләй тыныч булган икән. Хәзер элеккечә эшсезлектән интегеп, күңелсезләнеп утырырга һич кенә дә вакыт юк. Хәзер миннән дә бәхетлесе юк. Бала исе – оҗмах исе дип юкка әйтмиләрдер. Тормышның бөтен мәгъ­нәсе – сабыебызда. Хәзер икенче бала турында хыялланам. Гомумән, гаиләбез ишле булсын иде, мин ничә балага да шат!

– Бала карашуда ярдәм иткән алыштыргысыз ярдәмчеләрең кем?
– Ильяс туганымдыр. Ул Казанда яши, студент. Банкетка барасы булса да, үзебез белән алабыз. Сабан туйларында ул безнең белән йөрде. «Усатый нянь» дип йөртәбез аны. Егет кеше булуына карамастан, бу яшендә үк бала карый белә.

Әни дә, сеңлем дә Казанда яшә­мәгәч, авыррак. Алар килгәндә, тормыш бөтенләй җиңел. Бала карауны теләсә кемгә ышанып тапшырып булмый. Күрсәткән яр­дәмнәре өчен якыннарыма зур рәхмәт.

– Әле синең тагы бер шөгылең бар, ул – яулыклар.
– Әйе, мөселман киемнәренә мәхәббәтне миндә дизайнер Зарина Бабаджанова уятты. Никахта чыгыш ясар алдыннан аңа күлмәк артыннан килдем дә, үземне көзгедән күргәч: «Кара әле, мөселман хатын-кызлары да зәвыклы, стильле киенә ала икән», – дигән фикергә килдем. 2016 елда тәүге тапкыр сәхнәгә яулык бәйләп чыктым һәм шуннан соң уңай комментарийлар алдым. Ике ел дәвамында бик күп яулыклар сатып алдым, аларны бәйләү ысулларын өйрәндем. Миңа күп­ләр «Бу яулыкны кайдан алдыгыз? Ничек шулай итеп бәйләргә?» кебек сорауларны бирә башлады. Тамашачыларым үзләре үк мине яулык­лар кибете ачарга илһамландыр­ды да.

– Дин юлын сайлап, яшьләргә үрнәк була алдык дип саныйсызмы?
Салават:
– Төгәл генә әйтеп булмый. Әмма бер тарихны сөйли алам. Азнакайда мәчеттә күрешкәч, бер танышым миңа сөйли: «Минем хатыным никахка киленнәргә яулык бәйләүче булып эшли. Килгән һәр кыз диярлек: «Миңа яулыкны Гүзәлемнеке кебек итеп бәйләгез әле», – дип мөрәҗәгать итә. Афәрин сезгә!» – диде ул.
Интернетта да: «Гүзәлемне күреп, хатыным да яулык бәйли башлады», дип күп язалар.

– Бүгенге көндә нинди уй-ниятләр белән янып яшисез?
Гүзәлем:
– Икенче кибетне ачарга йөрибез. Яулыклар кибетенең мин пиарщигы һәм йөзе генә, калган бар эш тә Салават җилкәсенә төшә.
Салават:
– Бар эшне дә бергә эшлибез. Бер-беребезгә тулысынча ышанабыз. Безнең банк счеты да уртак, телефон парольләрен дә яшермибез. Мин шундый гаилә турында хыялландым да. Һәм бар да тормышка ашты. Ходаема мең шөкер!

Чыганак: http://shahrikazan.ru/

Фото: http://shahrikazan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев