САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Гүзәл Уразова килендәшләре турында ни сөйли

Гүзәл Уразова килендәшләре хакында җыр язарга теләгән. Шул уңайдан инста тасмасына килендәшләре белән төшкән фотосын да урнаштырган.

 

«Күптән түгел директка бер апа: «Гүзәл, килендәшләр турында җыр иҗат итсәң бик рәхмәтле булыр идек», - дип язган. Уйга баттым. Шәп тема бит бу!

Фотога күз салыгыз әле: бертуганнар кебек!

Без дә өч килендәш.

Мин, Регина һәм Алина.

 

Ә хәзер җыр иҗат итәбез! Бергәләп! Кем куплетын, кем кушымтасын бәлки тәкъдим итер?

Шуны әйтә алам, җырның булачак авторы безнең концертыбызга махсус чакыру алачак» - дип яза җырчы.

Әбүнәчеләре җырчыны күтәреп алганнар, кемдер куплетын, кемдер шигырь юлларын тәкъдим иткән. Халык күтәрелсәме?.. Минемчә, бик матур җыр килеп чыгачак. Сездә читтә калмагыз, кушылыгыз, дуслар!

Фото:@guzelurazova

Г.Ярмиева

http://sahne.ru

 


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев