САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Фирдүс Тямаевка шелтә белдергәннәр +ВИДЕО

Артистларның «мөгез чыгарырга» яратканын барыбыз да беләбез.

Аптырарлык берни юк, көн дә синнән ниндидер яңалык көтеп торган меңләгән тамашачыны ничектер шаккаттырырга кирәк бит инде.

Популяр җырчы, шаян телле Норлат мишәре Фирдүс Тямаев та уйламаган җиреннән тамашачыларын аптырашта калдырган. Кичә җырчының Инстаграм аккаунтында читлек эчендәге арыслан белән ит тартышып «уйнаган» видео барлыкка килде. Бу «шаяру»ны җырчының тамашачылары җәнлекне рәнҗетү итеп кабул иткән. Нәтиҗәдә видео астында бер-бер артлы Фирдүсне гаепләп язылган комментарийлар тезелгән. Биредә «Издевательство над животными», «Тапканнар уен», «Матур күренеш түгел», «Ураза аенда җәнлекне мыскыл итмә» кебек сүзләр күп очрый.

Артист үзе исә явызланган халыкны тынычландырырга ашыга. «Бу арысланны гаилә дустым Флюр абый асрый, ул тук, үзе уйный, шаярырга ярата. Мин үзем дә хайваннарны бик яратам, шуңа күрә авылда да бик күп хайваннар асрыйбыз. Мин баналь видео куерга яратмыйм, үзегез беләсез, күп очракта шаярам. Берәрегезнең күңеленә тигән булсам, зинһар гафу итегез», – ди артист.

 

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм

 

 

 

 

 

http://www.sahne.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев