САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Фирдүс Тямаев үзенең өр-яңа иҗат җимешен «Хуш...Балам», дип исемләнгән җырын тәкъдим итте+ ВИДЕО

Хәтерлисездер, күптән түгел җырчы үзенең бик якын кешеләрен югалтуы хакында хәбәр иткән иде. «Бу кайгы беркемгә дә килмәсен», – ди артист.

Фирдүс Тямаев шушы вакыйгалардан булган кичерешләрен җыр сүзләренә салган. Бүген артист тыңлаучыларга үзенең өр-яңа иҗат җимешен «Хуш...Балам», дип исемләнгән Ф.Тямаев көенә, Г.Садретдинова сүзләренә язылган җырын тәкъдим итте.

«Иң кадерле дусларым Фаяз абый, Раус Абый гаиләләренә багышлана...

Балаларыбыз исән-имин булсын, үз ризыклары, малы белән тусыннар, бәрәкәтле, изге, мәрхәмәтле, тәрбияле булсыннар, Амин...

Реклама

Кемнәр бу кайгыны кичергән барыгызга да сабырлык, йөрәгегезгә дәва телим...

Ачуланмагыз мондый җырлар язганга... язмышлар төрле, ә кайгылар бер булырга мөмкин», – дип язган җырчы үзенең Инстаграм тасмасында әлеге җырның бер өзеген урнаштырып.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X