Бер банкет вакытында Фирдүс Тямаев кызлар белән кәнфит урлап йөргән икән.
Инстаграмдагы видеода Гүзәл Уразованың итәгенә кәнфит тутырган вакыт күренә. Фирдүс Тямаев учлап-учлап кәнфитне алып, Уразованың озын итәгенә сала. Аннары үзе чәк-чәкне күтәрә дә, кызлар белән китеп баралар. Бу кадрларның шаяру икәне аңлашыла. Гүзәл Уразова "Тәки куйган шуны", дип яза. Ул рәхәтләнеп көлгәнен әйтә. "Шаяруны күпләр аңлый, аңгыраларга аңлатмасагыз да була", - дип яза җырчы.
Кызлар белэн кэнфит урладык😂😂😂🤦♂️🤦♂️🥰😘😍 #фирдустямаев #гузельуразова #лилианаирназарова
Публикация от Фирдус Тямаев (@firdustyamaev_official)
--- Фирдүс Тямаев
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=29988
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз