САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Эстрадабызның затлы алып баручысын кем "колхозница" дип саный?

«Сез колхозница, не стильная»

Алып баручы Зәмирә Рәҗәпованы сөймәүчеләр күп ахры. Ник дигәндә, ул инстаграмда килгән шелтәләргә җавап итеп аерым язып чыга.

Чираттагы шелтә: «Авылдан чыгып китсә дә, авыл аннан чыгып бетмәгән. Сез колхозница, не стильная». Зәмирәгә шундый хат килеп төшкән, ә ул киресенчә, үзенең авылдан булуы белән горурлана икән. Аның авыллыгын күбрәк саклыйсы килә икән. Шул авыл тәрбиясе аңа көлгә калып янганда да, янәдән аякка басарга булыша. Җандагы шул авыллык вакыт-вакыт аңа зыян салса да, башкаларга карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга эчтән өндәп тора. Шул авыллык эштән курыкмаска, җир җимертеп дөнья куарга өйрәтә. Бүген газ, ут, су бетсә, Зәмирә бәке тишеп, карда учак яга ала, чөнки алар чи утыннан мич ягып, көянтә-чиләк белән су ташып үскән балалар. Димәк авыллыгы аңа һәрчак булышачак.

Реклама

«Минем үз стилем, үз юлым. Минем кемгә дә булса охшарга теләп, үз-үземә хыянәт итәсем килми. Ничек бар, шулай. Авыллык, ул минем балачагымнан, әни, дәү әни тәрбиясеннән җанымда сакланучы бер ядкәр. Кыйммәтле ядкәр. Һәм мин аны ясалма, җансыз, моңсыз, нурсыз, туң «шәһәрлек»кә алыштырмыйм», дип яза ул.

Чыганак:http://sahne.ru/news/xeberler/sez-kolkhoznitsa-ne-stilnaya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X