САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Элвин Грей татар фильмында төп рольне уйнаячак

«Мир” кинотеатрында журналистлар белән очрашу вакытында яшь кино режиссер Илшат Рәхимбай җырчы Элвин Грей катнашында фильм төшерәчәген әйтте.

Грейның инде Татарстанда “Әпипә” музыкаль фильмында төшкәне бар иде. Җырчыга кинога төшү процессы бик ошаган һәм бу тәҗрибәсен кабатлыйсы килгән. Бу юлы ул  Илшат Рәхимбай төшерәчәк фильмда катнашырга булган.

Хәзерге вакытта Илшат Рәхимбай командасы булачак фильмның концепциясен әзерли. Анда Элвин Грей төп рольне башкарачак, — дип хәбәр итә tatar-inform агентлыгы.

 

Кино популярлыкка ирешергә мөмкин, чөнки килеп чыккан кинопродуктны җырчының командасы продюсерлык итәчәк.

Фото: скриншот инстаграм

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев