Elvin Grey белән Гүзәл Уразова кайчан очрашачагы билгеле булды

Узган атнаны "Татар-информ"да узган матбугат конференциясе барышында Элвин Грейга Гүзәл Уразова белән килеп чыккан низаг турында да сораулар бирелде.

Сорауларның күпләренә җырчы төгәл генә җавап бирә алмады. Радик әйтүенчә, аның Гүзәл Уразова белән мөнәсәбәтләрен бозасы килмәгән, әмма бу очракта эндәшмичә дә кала алмаган. Янәсе, бу конфликт җырчы Элвин һәм Гүзәл арасында түгел, ә «Elvin Grey» лейблы һәм Гүзәл Уразова арасында. Ə лейблга бу мөһим, чөнки ул хокукларны яклау өстендә эшли.    Журналистларның: «Ахырда нәрсә булачак соң?» - дигән соравына, Радик: ««Хеппи энд» белән тәмамланачак», - диде.    11 ноябрьдә Мәскәүдә узачак «Татар җыры»нда җырчылар очрашачак. «Гүзәл белән исәнләшәчәкмен, хәлләрен сораячакмын», - диде Elvin Grey.    Тик менә Гүзәлнең аның белән аралашасы килер микән?!..

Фото һәм чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=23826

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде