САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Элвин Грей белән Гүзәл Уразова дуслашканмы?

Гүзәл Уразова яшь җырчы Радик Юльякшинны бергә башкарган «Красивая, хорошая» җырының хокукларын үзенә алуында гаепләде.

 Бер ел узгач, артистлар дуслашырга булганнар. Бу хакта Гүзәл инстаграм аша хәбәр итте. 

«Конфликт исчерпан! Хәтерлисезме бу сүзне? «Татар җыры» фестивале матбугат конференциясендә безнең @elvin_grey_music белән булган аңлашылмаучанлыкны тагын искә алдылар. Кайберәүләр аны һаман да ясалма пиар булган дип уйлый икән. Ясалма әйбер булмады, чын хәл булды, дуслар! Әмма бүтән булмасын иде. Хәзер безнең арада бар да яхшы. Салават абый белән дә дуслашты Радик», – ди Гүзәл.

Моннан тыш, Гүзел тиздән безне әлеге дуэттан яңа җыр көтәчәген игълан итте. Бу юлы артистлар нәрсә башкарырлар? Анысы сер булып кала.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @guzelurazova

 
 
 
 
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев