САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Элвин Грей: «16 еллык иҗади юлымны шулай тәмамлыйм»

Элвин Грей, ягъни Радик Юлъякшин җырлар өчен сүзләр язарга сәләтем юк, дигән. Бу хакта ул “360” телеканалында “Тет-а-тет с Марусей” тапшыруында сөйләгән.

“Җырларга текстлар гел язмыйм. Элек яза ала идем әле, Уфада яшәгәндә язганым бар иде, әмма хәзер бу эшкә алынмыйм. Мин текст язучы түгел, минем төп эшем – музыкант, битмейкер, аранжировщик. Алар күңелемә якын. Ә җыр сүзләрен профессионаллар язарга тиеш дип уйлыйм. Текстлар язуга көчле сәләтем юк. Мин музыка өчен җаваплы”, – дигән ул.  

Быел августта Элвин Грей татар һәм башкорт телләрендә җырлар чыгару эшен тәмамлыйм, дигән иде.

  “Милли проектны төгәллим. Татар һәм башкорт телләрендәге җырлар быел соңгылары булачак. Милли эстрададагы 16 еллык иҗади юлымны шулай тәмамлыйм”, – дип язган иде ул социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә.  

Аның әйтүенчә, рус телендә иҗат итү өчен бик күп мәгълүмат җыелган. Мәскәүдә ул алар өстендә эшләячәк.

Реклама

 Чыганак: "www.ufa.kp.ru"

Автор: Язгөл Сафина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X