САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Дилә Нигъмәтуллинага кунаклар килгәч, «ЧП» булган

Дилә Нигъмәтуллинаның гаиләсендә Буся кушаматлы мәче яши, хәзер аның 4 баласы бар. Җырчы мәче балаларының «һөнәрләре» фото-видеолары белән социаль челтәрдәге битендә уртаклашып тора.

Дилә Нигъмәтуллинаның гаиләсе ишәйгән

Дилә Нигъмәтуллина нәселле мәче асрау турында: «10 мең сумга ризык алдым гына, бетте дә»

«Бездә ЧП! Безгә Түбән Камадан кунаклар килде. Буся кунакның аягына ташланды һәм кан чыкканчы умырып бетерде. Мин әле дә шок халәтендә. Әле генә бөтен процедураларны бетердек. Мәчене йокы бүлмәсенә ябып куйдык. Мәче түгел, ерткыч!» – дип  хәбәр итә җырчы.

Җырчы зыян күргән кунакны видеога да төшергән. «Радик, син безгә тагын кунакка киләсеңме? Гафу ит, зинһар! Коточкыч!» – дип сөйли җырчы.

Аннары барысы да тынычланган һәм шаяртырга керешкән.

Реклама

«Ярый башка җиреңә ташланмаган әле», – дип көлдерә кунак ханым. «Әйе», – дип, аны башкалар да куәтләп куя.

 

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/dila-nigmatullinaga-kunaklar-kilgac-cp-bulgan-5858219

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X