САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Дилә Нигъмәтуллина ни сәбәпле кыяр-помидорлар тозламавын әйтә

Дилә Нигъмәтуллина өчен җәйнең иң яраткан ае август икән.

Бакчада бар нәрсә дә өлгереп бара, базарда да яшелчәләр арзаная. Элек җырчы әнисе белән 30ар банка кыяр-помидор, 20шәр лечо яба торган булган, компот- кайнатмаларын инде санап та бетереп булмый.

Ләкин хәзер ул банкалар ябып маташмый икән. Моны Дилә инстаграмында болай дип аңлата:

“Хәзер әллә кибетендә әйберләр мул булгангамы, әллә гомумән кешенең ашау гадәтләре икенчеләнде, алай күп итеп бик сирәк кеше яшелчә тозлый дип беләм. Мин, мәсәлән бөтенләй тозламыйм башладым хәзер. Күчтәнәчкә биргәннәре дә җитә. Помидорны киптерсәң, файдалырак дип ишеттем әле” дип яза җырчы.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев