САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Данир Сабиров туйларында булган кызык һәм кызганыч хәлләрне сөйләде

Данир Сабиров:

– Миләүшәне бер күрүдән үк ошаттым. Гыйнварда танышкан булсак, майда очрашып йөри башладык, июльдә никахлаштык һәм августта өйләнештек. Яшь чагында эшләнгән гамәлләр, ничек булганын үзем дә аңлап бетермәдем. Әмма, күрәсең, Ходай шулай кушкан булган. Ул вакытта өйләнмәгән булсам, хәзер дә ялгызым тилмереп йөрер идем.

Туй көнен хәтергә төшерсәң?!.. Ул көнне булган киртәләр!.. 

Ул вакытта үзем туйлар алып бара идем, җәйнең һәр ялы диярлек эшлим, көчкә җәй ахырында бер буш көн калды. Минем туй ясыйсы да килмәгән иде, әмма Миләүшә бик теләде. Аның әле Казанда бәйрәм итәсе килгән иде, әмма ул вакытта аның кадәр мөмкинлек юк иде. Азнакайда, 9нчы мәктәптә ясадык. Ул мәктәпне әле үзем төзешкән дә идем. Төзешкән идеп инде, төзелеш вакытында «алып кил, алып кит» кебек эшләрне башкардым. 

Туйлар алып барганда бер абзый белән таныштым. Бик юмарт булып чыкты бу. Туйга ике ак төстәге «Камри» машинасы биреп торам диде. Шәп, мин әйтәм, чөнки ул вакытта текә машина булып санала иде. Сөйләштек, бар да яхшы. Тик иртәгә туй буласы көнне бу абзый югалды, трубкасын алмый. Аннары, җырчы Асылъяр гастрольгә йөри торган иномарка автобусын биреп торам дигән иде, ул да: «Данир, бу автобусны бирә алмыйм, икенчене табам, анысы бушка булыр», – диде. Тапты, ПАЗик булып чыкты. Ахырда туйга Азнакайда ПАЗик автобусында кайттык. Ул бик әкерен йөри үзе, 6-7 сәгать кайтканбыздыр. Миләүшәгә: «Туй күлмәгеңне сал, юлда уңайсыз булыр», – дидем, әмма ул салмады. Җырлый-җырлый кайттык. ЗАГСка бер сәгатькә соңга калдык. 

Реклама

Аннары... Барабыз, Җәлил бистәсенә җитәрәк туй алып баручысы шалтырата. «Юл читендә тора идем, машинамны бәрделәр, сәламәтлегемә дә зыян килде. Туеңны алып бара алмыйм», – ди. Шок булды бу! Əнигә берәр алып баручың юкмы дип шалтыраттым. Ул балалар бакчасында эшләүче бер тәрбияче апаны тапты, эш тәҗрибәсе дә бар ди. «Шәп, Казаннан артистлар да килә, бергәләп аткарып чыгарлар», – дидем әнигә. Тик «Казаннан артистлар» дигән сүзне ишетеп, ул апа оялып, «андый дәрәҗәдәге туйларны алып бара алмам» дип баш тартты. Ахырда туйны кунак булып килгән Ильшат Вәлиев белән Алия Нугаева алып барды.

Ул вакытта: «Парлы тормыш сынаулар белән башланды, ары таба да шулай авыр булыр инде», – дип уйлаган идем. Əйе, авырлыклар да булгалый, әмма күңелле мизгелләр күбрәк! Бәхетле яшибез, үкенерлек түгел! Ходаема мең шөкер!

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/danir-sabirov-tuylarynda-bulgan-kyzyk-m-kyzganych-khllrne-sylde

Фото: http://shahrikazan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X