САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Данир Сабиров төркемендәге музыкантларны мыскыл итә +ВИДЕО

Юморист Данир Сабиров төркемендәге Сирин Бәйрәмов төркем турында барлык дөреслекне ачып салды.

Бу видеоны Данир үзенең инстаграмында урнаштырды. Видео астына болай диеп язылган: «Сирень Байрамовтан ‒ позитив. Безнең төркем турында бөтен чынбарлыкны сөйләде. Ул кадәр кирәкмәс иде конечно. Ну ладно... Кстати, Сирень юмор стилендә шәп итеп туйлар, юбилейлар алып бара. Гомумән мин үзем юморсыз бәйрәмне, концертларны кабул итә алмыйм. Күрәсең, күңел хәләтемә туры килми. Шуңа да, Сиренне чын күңелемнән мактыйм, тәкъдим итәм. Кыскасы, мөрәҗәгать итегез».

 

Видеоның бер өлешен сезгә дә җиткерәбез: «Дуслар, әйттең ни әйтмәдең ни. Менә беренче ел эшлим алар белән. Көләләр, кимсетәләр, издеваться итәләр русча әйтсәк, кешегә чутламыйлар. Кытай диләр мине, казах диләр, монгол диләр. Алар Азиядәге шул 3 илне генә беләләр инде, биючеләр бит алар география дәресендә булмаганнар. И как-будто мин бүген шушы концертка Мамадыш ягыннан атка атланып килгәнмен дә, атны бәйләп куйганмын. Бүген концерт беткәч Шәле ягына чыгам да яланга, шунда юрта төзеп кунам. Көне буе шулай дип көләләр менә. Үзләре бит чип-чиста татарлар, прям не придерешься име. Әйтәсе килә инде, сез ике брат Садиров ишәкләрегезгә атланып центральный рынокка чыгыгыз да, берегез кавыннар сатсын, берегез плов әзерләсен...»

Автор: Г.Шәрәпова

Фото:Инстаграм

http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев