САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

«Беркемне дә ишетмәс өчен»: Элвин Грей концерттан соң нишләвен сөйли [+ВИДЕО]

Элвин Грей Чаллыга карата аерым мөнәсәбәте һәм Чаллы җанатарлары тарафыннан ясалган гадәти булмаган бүләкләр турында сөйләгән.

 

 «Чаллы-ТВ» телеканалы популяр артист белән концертлары арасындагы тәнәфесләрдә очрашкан, дип яза Челнинские известия.

Элвин Грейның һәр концерты кимендә өч сәгать дәвам итә. Артист сүзләренә караганда, чыгыш ясаганнан соң ул берүзе калырга ярата. «Концерттан соң минем өчен иң мөһиме — бер сәгать булса да ятып тору. Беркем дә борчымасын һәм беркемне дә ишетмәс өчен. Бары тик аякларны өскә күтәреп ятарга гына. Концертлар вакытында аяклар бик нык арый һәм авырта», дип аңлаткан җырчы.

 

Концерт вакытында тамашачылар бик күп чәчәкләр һәм бүләкләр бирә, Элвин Грей аларның кайберләрен әле дә хәтерли икән. «Эт көчеге бүләк иттеләр. Төрле бүләкләр бар иде. Күптән түгел генә тәвә кошы йомыркасын бүләк иттеләр хәтта», дип уртаклаша ул.

Җырчы әйтүенчә, Чаллы шәһәренә карата аның мөнәсәбәте аерым. «Яр Чаллы, минем икенче туган җирем дияргә була. Чөнки Чаллыда туганнарым һәм дусларым бик күп. Иң кызыгы, трассадан килгәндә, мине һәрвакыт сезнең ЮХИДИ туктата», дип көлә Элвин Грей.

Фото: скриншот

  •  
     
     
     
     
     
     
     
     
     
     
     
     
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев