САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Беркемгә покой юк бу Фирдүстән!

Соңгы арада татар артистлары арасында авыл җыеннары уздыру киң таралыш алды.

Популяр җырчы Фирдүс Тямаев та менә инде ничәнче елын рәттән туган ягында «Тямаевфест» дип исемләнгән тамаша уздыра. Бирегә артист яраткан тамашачыларын һәм иҗатташ дусларын җыя. Фирдүснең якын дусты һәм коллегасы Илсөя Бәдретдинова да әлеге бәйрәмнән читтә калмаган, билгеле. Үзенең чыгышы вактында ул Тямайга рәхмәт сүзләрен ирештерә:

«Әгәр дә һәрбер районда Фирдүс кебек кеше булса – без бөтенләй башкача яшәгән булыр идек. Кулымны йөрәгемә куеп әйтәм, беркемгә дә покой юк бу Фирдүстән. Бөтен татар эстрадасын, бөтен Татарстанны дер селкетеп тора торган нәрсә бу, чукынчык! Сезнең генә түгел, безнең татарның Тямае. Бик зур хөрмәткә лаеклы шәхес», – дип сөйли җырчы. Шулай ук ул авыр минутларда Фирдүснең һәрвакыт ярдәмгә ашыгуын, «бөтен дөньяны кубарып бәрә торган» кеше булуын билгеләп үтте.

Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova


Чыганак: http://sahne.ru/

 

 
 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев