САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Айсылу Лерон күпләр кызыксындырган сорауга җавап бирде

.

Күптән түгел Айсылу Лерон «Татар радиосы»ннан китте. Инстачылар танылган алып баручыны «Хәзер кайда эшлисең?» дигән аптыраталар икән.

Бүген исә ул – «Тәртип» радиосында PR һәм SMM-белгече булып эшли. Бу хакта ул шәхси аккаунтында язган.

«Дусларым, мин хәзер «Тәртип» командасында, ә, димәк, «ТӘРТИП»леләр рәтендә!

Яңа FM ешлыкта чыга башлаган «ТӘРТИП» радиосында PR һәм SMM белән шөгыльләнәм.

Кайберләрегез бу радионы инде күптәннән яратып тыңлый торгандыр (ул 2014 елдан бирле эшләп килә), кайберләрегез бәлки әле аның белән таныш та түгелдер... Ничек кенә булмасын, безгә кушылырга чакырам! Казанда «ТӘРТИП» радиосын 93.1, Яр Чаллыда 90.2 FM ешлыгында тыңлагыз.

Без яраткан ретро җырлар, заманча сыйфатлы музыка һәм эчтәлекле тапшырулар бер дулкында.

Ә эшкә килгәндә, эшем бик ошый! Командабыз супер. Бик күп планнарыбыз, идеяләребез бар! Аларның барысын да якын арада тормышка ашырырга тырышачакбыз.

Яңалыклар белән сезнең белән дә уртаклашып барырга сүз бирәм», – дип яза Айсылу.

ЧЫГАНАК:http://sahne.ru/news/xeberler/aysylu-leron-kplr-kyzyksyndyrgan-sorauga-avap-birde

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев