САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Айсылу Габдинована: "Бер көн яратамнарны язган идем бит? Бүген «яратмыйм»нарны языйм әле!"

Бу тормышта һәрнәрсә без теләгәнчә генә бармый. Көндәлек мәшәкатьләрне безгә уңай тәэсир итүче һәм начар йогынты ясаучы хәлләр алыштыра.

Җырчы Айсылу Габдинова да үзенең тормышындагы хәлләрне «яратам»нарга һәм «яратмыйм»нарга бүлә икән. Үзенең Инстаграм челтәрендә җырчы тамашачыларын үзенең ачуын китергән тормыш хәлләре белән уртаклаша. (Текст үзгәртелмәде - А.Г.):

«Бер көн яратамнарны язган идем бит? Бүген «яратмыйм»нарны языйм әле!

– Бик йокларга кирәк булганда, сәгатьләр буена йокыга китә алмаганны яратмыйм;

– Киемгә ашау исе сеңгәнен;

– Бик-бик берәр мәҗлесне көткәндә авырып киткәндә;

– Берәрсе ватсапта синең смсны укып, күреп игнорировать итсә!!! Трубканы алмаса!

– Берәр мәҗлес, съемка алдыннан зууур бер бетчә бит уртасында чыкса;

– Берәр шәәәп рецепт табып, кыйбатлы продукталар алып, әзерләп, нәтиҗәдә «ерунда» килеп чыкса;

– Мин җыештырган өйне берәрсе туздыра башласа», – дип уртаклаша Айсылу.

Кемнәр Айсылу белән килешә, дуслар?

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @aisylu_gabdinova

http://sahne.ru/kheberler/13625.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев