САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Айдар Галимов Дмитрий Маликов белән футбол уйнаган

Татар-башкорт эстрадасы йолдызлары Айдар Галимов, Филүс Каһиров, Фәрит Низамиев, Диджей Радик, Айрат Сафин һәм башкалар артистлар арасында оештырылган Футбол буенча Росссия чемпионатында катнашты!

Узган елның соңгы көннәрендә үткәрелгән чемпионат уеннарында егетләр сынатмады, барлык уеннарда да җиңү яулап барды дияргә дә була.

Ярышның иң истәлекле мизгелләре белән Айдар Галимов уртаклашты. Җырчы әлеге чемпионатта катнашуына шат булуын белдерде һәм аеруча Россиянең танылган автор-башкаручысы Дмитрий Маликов белән бер командада уйнавы белән горурлануын җиткерде!

 

Безнең яраткан артистларыбыз булган кебек артистларның да үз кумирлары бар икән. Афәрин, егетләр!

 

Фото: Инстаграм

http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев