САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Арслана "Соңгы звонок" җырына өр-яңа клип ПРЕМЬЕРАСЫН тәкъдим итте +ВИДЕО

Шушы көннәрдә кабатланмас Арслана "Соңгы звонок" җырына бик матур премьера тәкъдим итте. Яңа клипта җырчы Арслана һәм композитор Наил Мортазинның кызлары Руслананы да күрергә мөмкин. Җырның сүзләрен Наил Касыймов, көен Наил Мортазин иҗат иткән.

"Мин бу клипны төшерүебез белән чиксез бәхетле. Әлеге эшкә бар көчебез, энергиябезне бирдек. Бу минем өченче клибым, һәм ул шәхсән минем өчен башкаларыннан бик күп кеше, иң мөһиме, балалар катнашуы белән бик нык аерылып тора. Сез аларның бу зур процесста нинди энтузиазм һәм кызыксыну белән катнашуларын белсәгез иде! Мең рәхмәт!

Казанның "Адымнар" мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдиновка һәм сыйныф җитәкчесе Илсөя Храмовага да клип төшерүдә ярдәм итүләре өчен зур рәхмәтемне җиткерәм. Балалар өчен нинди заманча, матур һәм уңайлы мәктәп бу! Мин кызымның нәкъ менә биредә укуы икеләтә сөенеч! ⠀

Шулай ук чын чемпионнар һәм иҗади шәхесләр тәрбияләүче "Ювента" бию клубына зур рәхмәт әйтәсем килә. Алар клиптагы матур тарихның чып-чын бизәге булдылар! Төп рольләрне башкарган Татарстан чемпионы Владислав Карбаев, нәфис София Попова, талантлы Чечиль Дарья, ихтыярлы Даниэль Нуриев һәм кызыбыз Мортазина Руслана аерым мактуларга лаек балалар.

Бу җыр һәм клибыбыз чыгарылыш сыйныф укучылары өчен махсус бүләк булсын һәм аларның яшьлек җыры буларак истә калсын", - дип уртаклашты "Матбугат.ру" белән җырчы Арслана.

Сүз уңаеннан, Арслана тамашачыларына сюрприз да әзерләгән. Ул теләгән һәр кешегә "Соңгы звонок" җырының минусовкасын бүләк итә. Бу хакта тулырак җырчының инстаграмында белешә аласыз: @arslana_sing

ЧЫГАНАК: https://matbugat.ru/news/?id=33053

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев