САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Алсу Фазлыева: «Ашый-ашый ябыктык»

Сылу буй-сынлы ханымнарны, туташларны күргәч, кайчак үзең дә сизмәстән: «Болар я ашамый-эчми, һава гына сулап тора, я диетада инде!» – дип куясың. Үлчәүнең бер ягында кеше өчен иң кадерле булган сәламәтлек торса, 90х60х90 үлчәменә җитмәсәң дә, нәтиҗәсе булмый калмас. Татар эстрадасының танылган артистлары Алсу һәм Азат Фазлыевларның тәҗрибәсе дә шуны раслый.

– Шәхсән мин үзем ай ярым-ике ай дигәндә җиде килограммга ябыктым. Азат та шактый авырлык ташлады. Бу – диета түгел, ә дөрес туклану нәтиҗәсе. Диета булса, ул үзеңне бик нык чикләү булыр иде, – дип башлады сүзен Алсу. – Дөрес тукланасың икән – чикләү юк. Ашый-ашый ябыгасың. Диетага Азат та риза булмас, нәрсәгә кирәк бу миңа дип, кул селтәр иде.

– Алсу, шулай да ябыгыр өчен, теләк кенә җитми. Ниндидер стимул яки җитди сәбәп булу да кирәктер.

– Тегесе дә, монысы да җитәрлек. Күреп торабыз: яшәү рәвешебез фастфудлы, зыянлы ризыкларга юл куйды. Дөрес туклануга күчү шулардан арыныр өчен, профилактика җәһәтеннән кирәк иде. Аннан әзрәк кенә булса да гәүдә авырлыгын киметеп, матур киемнәр дә киясе килә. Ни генә дисәң дә, ябык кеше – яшьрәк, таза кеше үз яшенә караганда олырак күренә. Авырлык кимегәч, үзеннән-үзе җиңел сөякле булып каласың. Симерү аркасында төрле авырулар килеп чыгуы да сер түгел. Бу ахыр чиктә кешенең гомер озынлыгына турыдан-туры тәэсир итә. Шуларның бөтенесен белеп, күреп торсаң да, үзеңне кулга алу бик кыен, әмма тәвәккәлләргә кирәк. Шәхсән без «Дөрес туклану мәктәбе» дип аталган программа буенча онлайн режимда ябыктык. Дөресен әйтим, бу ният миндә күптән өлгергән иде инде. Кая гына барыйм икән дип, эзләмәгән җирем калмады. Ниһаять, таптым. Бездән күрмәкче бик күп танышларыбыз әлеге юлга басты. Өч айга 20 шәр килограммга кимүчеләр дә бар. Бер атнада ике-өч кило ташлыйсың. Бик кыйммәткә төшкәндер инде бу сезгә диючеләр дә табылды. Һич юк. Проект бушлай. Ризыкка килсәк, шул ук тавык, шул ук балык дигәндәй, анда әллә нинди ят әйберләр юк. Атнаның бер көне – углеводлы, икенчесе – аксымлы, өченче көне – түбән углеводлы. Шулай ризыкларны чиратлаштыра барасың. Азыкның кайсысын кайчан ашарга икәнлеген генә белергә кирәк.

– Сер булмаса, тәфсилләбрәк аңлатсаң икән…

– Әйтик, менә кайберәүләр иртә белән һәм, эштән кайткач, кичке аш ашый яки иртән чәй дә эчми генә китә. Шул рәвешле көнгә ике тапкыр күп итеп ашый. Бу дөрес түгел. Әз-әзләп 4-5 тапкыр ашарга кирәк. Безгә көн дә меню җибәреп тордылар. Без шунда күрсәтелгән ризыкларны әзерләп кенә калмадык, «Менә булды!» – дип интернеттагы төркемебездә дә «элә» бардык. Шулай эшләгәндә, син, беренчедән, берәүне дә алдамыйсың – башкаларга да, үз-үзеңә дә хисап бирәсең, икенчедән – команда рухын тоясың. Төркемдә 10-15 кеше – калышасы да, арбадан төшеп каласы да килми. Җитмәсә, ике ай дәвамында һәр шимбә саен үлчәмнәребезне җибәреп тордык. Ул үлчәмнәрне башкалар да күрә. Шуңа карап тренер алдыйсыңмы син, юкмы – бөтенесен белеп тора.

Аннан проектта шикәр кергән бер әйбер дә юк, аны стевия дигән татландыргыч белән алыштырабыз. Организм, шикәрне эшкәртү өчен, В1, В2 витаминнарын сарыф итә икән.  «Кеше көнгә ике шакмак кына шикәр ашарга тиеш, аннан артыгы барыбыр эшкәртелми – майга китә», – диде ул да. Шулай булгач, уйланырлык нәрсәләр шактый әле.

Иртә-кич кайнар ризык ашыйбыз. Солы, булгур, киноа боткалары, җиләк-җимеш… Бөтенесе дә кибеттә яки даруханәдә бар. Итсез дә ярамый. Балалар ризыгы кебек балансланган махсус ризыкны да үз иттек. Проектның нәтиҗәсен үзебездә генә түгел, дусларыбызда да сынадык. Монда мин симерүнең күпләр өчен бик зур проблема икәнен аңладым. Шәхсән үзем бик күп рәхмәт сүзләре ишеттем. Тазарып китү аркасында балага уза алмаган, ирләре белән мөнәсәбәтләре бозылган хатыннар да бар иде араларында.

Алсу Фазлыевадан балык ашы

Өч калын телем кызыл балыкны эрерәк кисәкләргә турап, тозлы шулпага пешерергә куябыз. Балык пешкән арада, 5 помидорның кабыгын әрчеп, турап, чуен казанда майсыз гына томалап үз парында пешереп алганнан соң, балык шулпасына кушабыз. 20 минут дигәндә, аш өлгерә. Тәлинкәләргә бүлгәч, ашка укроп, петрушка, яшел суган сибәбез.

Чыганак: http://magarif-uku.ru

Фото: http://magarif-uku.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев