САРМАН
  • Рус Тат
  • Александр Гордон үзеннән 30 елга яшьрәк дүртенче хатыны белән аерылышты

    Беренче каналда "Мужское/Женское" тапшыруын алып баручының яшь хатыныннан ике улы бар

    Телевидение алып баручысы Александр Гордон дүртенче хатыны белән дә аерылышкан. Бу турыда Мәскәүнең Пресненский судының матбугат хезмәтенә сылтама белән «СтарХит» хәбәр итте.

    Нозанин Абдулвасиева иреннән 30 елга яшьрәк. Александр Гордон 2014 елда дүртенче тапкыр өйләнә. Аңа бу вакытта 50 яшь, хатыны Нозанин Абдулваисевага исә 20 яшь була. Бергә яшәгәндә аларның ике улы - Александр һәм Федор туа.

    Быел июньдә Нозанин аерылышу турында судка гариза бирә. 17 июльдә суд аларны аерган. 

    Ир белән хатын акча һәм алиментлар мәсьәләсен үзләре хәл иткән, диелә хәбәрдә.

    https://intertat.tatar/news/social/05-08-2020/aleksandr-gordon-zenn-n-30-elga-yashr-k-d-rtenche-hatyny-bel-n-aerylyshty-5761244

    Фото:социаль челтәрләр

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: