Бөек Ватан сугышы ветераны Абдуллин Габделхак Габдулла улы вафат булды

11 сентябрьдә Зур Нөркәй авылында гомер иткән Бөек Ватан сугышы ветераны Абдуллин Габделхак Габдулла улы вафат булды. Ул 1921 елның 15 маенда Зур Нөркәй авылында туа. 1942 елда, Пермь шәһәрендә хәрби заводта эшләгән җиреннән, үзе теләп, һава десанты гаскәрләренә китә. 1942-1946 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Җиңү көнен фронтовик Австриянең...

11 сентябрьдә Зур Нөркәй авылында гомер иткән Бөек Ватан сугышы ветераны Абдуллин Габделхак Габдулла улы вафат булды.
Ул 1921 елның 15 маенда Зур Нөркәй авылында туа. 1942 елда, Пермь шәһәрендә хәрби заводта эшләгән җиреннән, үзе теләп, һава десанты гаскәрләренә китә. 1942-1946 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Җиңү көнен фронтовик Австриянең Вена шәһәрендә каршылый.
Туган авылына әйләнеп кайткач, Габделхак Абдуллин мәктәпкә эшкә килә. 1947 елда, читтән торып, Алабуга дәүләт педагогия институтына укырга керә. Гомере буе балаларга Пушкин, Лермонтов теленең нечкәлекләрен төшендерә.Тырыш хезмәте өчен төрле дәрәҗә Почет грамоталарына ия була, «Халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
Тормыш иптәше- шулай ук балаларга математика фәнен укыткан Мәсрүрә Вәлиәхмәтова белән өч бала үстерәләр.
Ветеранның якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
Реклама
  • 21 января 2021 - 16:17
    Потери 2020 года... Вечная память
  • 10 ноября 2020 - 08:42
    Сармановские белочки то ли под музыку танцуют, то ли от скуки
  • Вы носите очки? .
    Проголосовало 4 человек
  • Презентация книги А.Габиди «Күлдәвектә кояш көлә»
  • Районның "Егет солтаны" Вилдан Юнысов Әлмәттә яши
  • В Джалильской СОШ №2 прошло агитационное мероприятие «Я шагаю по улице»
  • В Сарманово прошла сельскохозяйственная ярмарка
  • 9 мая. Поздравление ветеранов в Сарманово
  • В Сарманово прошёл фестиваль креативных санок "Санифест2020"
  • В Сарманово прошло торжественное открытие отдела МВД России после реконструкции
  • Сармановцы отметили Праздник Урожая
  • Президент республики Рустам Минниханов совершил рабочую поездку в район.
  • В Сарманово отметили День семьи, любви и верности
Реклама