САРМАН
  • Рус Тат
  • Хәбәрләр 6 декабрь:

    1 декабрьдән районда инвалидлар декадасы башланып китте.Аның кысаларында районда күп төрле чаралар уза.Шундый чараларның берсе 5 декабрьдә Җәлилдә узды.Сарман авылы ветераннары Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләргә күчтәнәчләр тапшырдылар , концерт куйдылар.Пенсия фонды идарәсендә гражданнарны кабул итү графигы үзгәрде."Сарман " газетасына язылу дәвам итә.Әгәр дә сез 1 декабрьдән 10 декабрьгә...

    1 декабрьдән районда инвалидлар декадасы башланып китте.Аның кысаларында районда күп төрле чаралар уза.Шундый чараларның берсе 5 декабрьдә Җәлилдә узды.Сарман авылы ветераннары Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләргә күчтәнәчләр тапшырдылар , концерт куйдылар.Пенсия фонды идарәсендә гражданнарны кабул итү графигы үзгәрде."Сарман " газетасына язылу дәвам итә.Әгәр дә сез 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр район газетасына язылсагыз , язылучылар арасында уйнатылачак лотереяда катнашасыз.Республика ЮХИДИ идарәсе "Мәгърифәт" газетасы белән берлектә игълан иткән "Юллар имин булсын" конкурсында Петровка -завод урта мәктәбенең 8 класс укучысы Э.Садыйкова "Инша" номинациясендә Ләшәү Тамактан укытучы Х.Дәүләтов "Нәфис сүз" номинациясендә призлы урыннарны алдылар. Алар ЮХИДИ идарәсенә тантаналы бүләкләүгә чакырылдылар.Әлмәт шәһәрендә "Яшҗь вокалист" региональ бәйгесе булып узды. Сарман сәнгать мәктәбеннән әлеге конкурста укытучы Рәйсә Фәретдинова классыннан 7 укучы катнашты.Алар барысы да җиңүчеләр һәм дипломантлар булдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим