САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 3 апрель

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның һәм башка затларның чыгымнарының керемнәренә туры килүенә контрольлек итү турында" Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә Татарстан Республикасының аерым законнар актларына үзгәрешләр кертү хакында" ТР Законын имзалады. 8-9 май көннәрендә ерак юлга чыгачак кайбер поездларга билетны ярты бәя­сеннән генә алырга мөмкин. Бу...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның һәм башка затларның чыгымнарының керемнәренә туры килүенә контрольлек итү турында" Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә Татарстан Республикасының аерым законнар актларына үзгәрешләр кертү хакында" ТР Законын имзалады.

8-9 май көннәрендә ерак юлга чыгачак кайбер поездларга билетны ярты бәя­сеннән генә алырга мөмкин. Бу турыда "Россия тимер юллары" оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә. Ташламалар, ни­гездә, плацкарт һәм гомуми вагон билетларына кагыла. Ә купе һәм йокы вагоннарында 9 майда бару өчен генә ташлама бар. "Россия тимер юллары" оешмасы 8-9 май көннәрендә ерак юлга кузгалучы поездларга һәр елны ташламалар ясый.

Россия Дәүләт Думасы депутатлары фикеренчә, исерек килеш руль артына утырып, кешене бәрдергән йөртүчеләрнең машинасын тартып алырга кирәк. Алар Җинаять кодексына тиешле төзәтмәләр дә әзерләгән инде. Моннан тыш юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозган өчен минималь штраф күләме 100 сумнан 500 сумга җиткерелергә мөмкин. Бу хактагы закон проекты Россия Дәүләт Думасына кертел­гән инде. Штрафның максималь күләмен исә 5 мең сумнан 50 мең сумга кадәр җит­керү каралган. Руль артына йөртүче танык­лыгы булмаган кеше утырса исә, аңа 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

Бу атна ахырында һава 17 градуска кадәр җылыначак. Һәрхәлдә, кичә ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерделәр. Бу уңайдан 9 апрель көнне Татарстанда гадәттән тыш хәлләр турында халыкка тиз арада хәбәр тарату сис­темасын сынаячаклар. Моңа охшаш өйрәнүләр республикада узган елның июль азагында үткәрелгән иде. Ул вакытта башкалада һәм районнарда электросиреналар ка­бызылды, хәбәрләр смс, телевидение, радио аша таратылды. Журналистлар белән очрашуда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Юрий Венедиктов белдергәнчә, ул чакта хәбәр сигналын җиткерүгә бәй­ле кыенлыклар килеп чыккан. "Пластик тәрәзәләр сиг­нал­ның үтеп керү мөмкинле­ген киметә, аны машиналар, бүтән тавыш та баса. Ләкин ничек кенә булмасын, безнең хәбәр һәркемгә барып җитәр­гә тиеш. Кеше урманда булса да, аны ишетергә тиеш", - диде ул бу хакта. Бу юлы халыкка ашыгыч хәбәр тарату системасын, беренче чиратта, язгы ташу уңаеннан сынап караячаклар. "Шимбә көнне 17 градус җы­лы булыр дип көтелә. Шуңа ки­ләсе атнада "зур су"ны көтәргә ки­рәк", - диде Венедиктов. Сиреналар Татарстанда 9 апрель көнне ир­тәнге сәгать 10нан 12гә кадәр кабыначак һәм 3-5 минут дәвамында "улаячак". Шулай ук республика халкы телефоннарына махсус смс хә­бәрләр дә килергә мөмкин. Дөрес, Cell Broadcast исемле бу пилот система белән Татарстанда әлегә бер генә элемтә операторы эшли икән. Күпкатлы йортларда яшәүчеләргә хәбәрне подъезд ишекләренә урнаштырылган домофоннар ярдә­мендә таратырга ниятли­ләр. Сирена тавышын ишет­кәч, паникага бирелеп, каядыр чабарга, базга качарга кирәкми. Аның ярдәмендә коткаручылар ха­лык­ның игътибарын җә­леп итәргә генә тели. Шуңа 9 апрель көнне ят тавышлар ишетү белән телевизор ("ТЯГ", "Россия-1", "Рос­сия-К" канал­лары), радионы кабызырга һәм анда әйтелгән киңәш­ләрне үтәргә кирәк.

Ел да үткәрелеп килүче "ТР өчен иң яхшы 50 инновацион идея" республика бәйгесе старт алды. Анда катнашу өчен гаризаларны 15 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Конкурс­ның шартлары һәм яңа­лыклары хакында Министрлар Кабинетында узган брифингта "ТРның инвестицион-венчур фонды" җитәкчесе Айнур Айдельдинов хәбәр итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев