САРМАН
  • Рус Тат
  • 6 Март. Хәбәрләр.

    4 мартта РФ Президенты сайлаулары районда зур оешканлык белән үтте. Анда 28500 сайлаучының 97,1%-ы катнашты. 5 сайлау участогында сайлаучылар электорон тавыш бирү җайланмасы ярдәмендә тавыш бирде. Сайлауда катнашучыларның 95,3 %-ы В.Путинны, 2 5 %-ы Зюгановны, 0,78 %-ы Ж ириновскийны, 0,47 %-ы Мироновны, 0,9 %-ы, Прохоровны яклады. Татарстанның "Ана даны -...

    4 мартта РФ Президенты сайлаулары районда зур оешканлык белән үтте. Анда 28500 сайлаучының 97,1%-ы катнашты. 5 сайлау участогында сайлаучылар электорон тавыш бирү җайланмасы ярдәмендә тавыш бирде. Сайлауда катнашучыларның 95,3 %-ы В.Путинны, 2 5 %-ы Зюгановны, 0,78 %-ы Ж ириновскийны, 0,47 %-ы Мироновны, 0,9 %-ы, Прохоровны яклады.

    Татарстанның "Ана даны - Материнская слава" медале белән Кәүҗияк авылыннан 5 бала тәрбияләп үстергән Р.Гәрәева бүләкләнде. Ул яшьли тол калып биш баласын да аякка бастырган, кеше иткән, һәркайсына югары белем биргән үрнәк кешеләрнең берсе. Гомере буе авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән, колхозның төрле тармакларында хезмәт куйган. Ярдәмчел, игелекле булганы өчен аны авылдашлары да хөрмәт итә.

    Казанда үткән "Ел хатын-кызы" бәйгесендә районнан 5 кеше, аерам алганда район күләмендәге "Хатын-кыз - класс җитәкчесе" номинациясе җиңүчесе Сарман мәктәбе укытучысы Г.Исмәгыйлова, "Хатын-кыз - ел үрнәге" номинациясе җиңүчесе "Чулпан" иминият компаниясе җитәкчесе З.Вафина, "Мәдәният-рухият" номинациясе җиңүчесе Җәлил сәнгать мәктәбе укытучысы Л.Нуретдинова, "Җәмәгать эшчәнлеге лидеры" номинациясе җиңүчесе ветераннар активисты Н.Хәйруллина, "Өченче буын героинясы" зона конкурсы җиңүчесе Л.Габдуллина катнаштылар.

    Халкыбезның гореф-гадәтләрен, йола-традицияләрен, телебезне саклап калу максатыннан районда "Татар кызы" бәйгесе үтте. Якын көннәрдә мәдәният йротында аның финал өлеше була, районның чын "Татар кызы" шунда билгеләнә.

    Район Советының утырышлар залында иминият Фондының Әлмәт филиалы белгечләре семинар киңәшмә үткәрде. Мәгълүм булганча, узган ел эш урыннарында 6 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Киңәшмәдә сүз вакытлыча эшкә яраксызлык пособиеләре түләүдә үзгәрешләр, производствода бәхетсезлек очрагыннан, профессиональ авырулардан иминиятләү тәртипләре турында барды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим