САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

23 август. Хәбәрләр:

1 сентябрьдән аралаш субсидия бетерелеп, Татарстанның барлык шәһәрләрендә халык җылылык өчен югары бәядән түли башлаячак. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында үткән брифингта Премьер-министр И.Халиков әйтте. Бу елдан башлап татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада үткәрелә башлаячак. Анда Россия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче югары сыйныф укучылары, студентлар катнаша ала.Сайлап алу...

1 сентябрьдән аралаш субсидия бетерелеп, Татарстанның барлык шәһәрләрендә халык җылылык өчен югары бәядән түли башлаячак. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында үткән брифингта Премьер-министр И.Халиков әйтте.

Бу елдан башлап татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада үткәрелә башлаячак. Анда Россия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче югары сыйныф укучылары, студентлар катнаша ала.Сайлап алу туры 14-18 сентябрьдә үтә.

Сентябрь аеннан Татарстан мәчетләрендә мөселманнар өчен махсус SIM карталар сатыла башлый. Аларны сатудан һәм кулланудан кергән акчаның бер өлеше "Зәкят" хәйрия фондына күчереп барыла. Мөселманнар өчен дип аталса да, аларны башка дин вәкилләре дә куллана ала.

Яр Чаллы шәһәрендә 25 сентябрь көнне йөк автомобильләрен йөртүчеләр ярышы була. Анда катнашучылар теоретик биремнәр башкарырга, автомобиль йөртү осталыгын күрсәтергә тиешләр.

20 агусттан 20 сентябрьгә кадәр районда "Игътибар - балалар!" профилактик акциясе үтә. Аның барышында төрле чаралар планлаштырыла. ДПС нарядлары юл йөрү кагыйдәләрен бозучы шоферларны ачыклау буенча махсус рейдлар үткәрә. Тизлекне арттыручы, җәяүлеләргә юл бирмәүче, балаларны махсус утыргычлардан башка йөртүче шоферлар игътибарга алыначак.1-10 сентябрьдә каршы як полосага чыгып, кагыйдә бозучыларны ачыклау буенча ункөнлек үткәрү күздә тотыла.Шулай ук яшь кагыйдә бозучылар белән дә эш алып барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев