САРМАН
  • Рус Тат
  • 15 май. Хәбәрләр:

    Киләсе уку елыннан Казанда сәләтле балалар өчен интернат-лицей ачыла. Аның максаты- уйлый һәм уйлана белгән яңа буын инженерлар тәрбияләү. Сәләтле балалар өч баскычлы система буенча сайлап алына. Белгечләр республика районнарына чыгып та сәләтле балаларны барлый башлады. Район мәдәният йортында "Куркынычсыз тәгәрмәч" дип исемләнгән конкурс үтте. Анда 13 мәктәп командасы катнашты....

    Киләсе уку елыннан Казанда сәләтле балалар өчен интернат-лицей ачыла. Аның максаты- уйлый һәм уйлана белгән яңа буын инженерлар тәрбияләү. Сәләтле балалар өч баскычлы система буенча сайлап алына. Белгечләр республика районнарына чыгып та сәләтле балаларны барлый башлады.

    Район мәдәният йортында "Куркынычсыз тәгәрмәч" дип исемләнгән конкурс үтте. Анда 13 мәктәп командасы катнашты. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен, тормыш иминлеге нигезләрен төгәл белү һәм велосипедта фигуралы йөрү буенча ярыштылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча 1 урын Җәлил икенче урта мәктәбенә бирелде. Сарман урта мәктәбе - икенче, Мортыштамак мәктәбе өченче урынга лаек дип табылды. Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре, барлык катнашучыларга да Рәхмәт хатлары тапшырылды.

    12 майда Казанда Россия Пенсионерлар берлеге Татарстан бүлегенең икенче спартакиадасы үтте. Анда безнең районнан да 10 кешелек команда катнашты. Алар күптөрле спорт чараларында көч сынашты Мортыштамак авылыннан Р.Гәрәев өстәл теннисы буенча өченче урынга лаек булды.

    14-23 май көннәрендә районда "Имин йорт,имин подъезд, имин фатир" комплекслы профилактик операциясе үтә. Бу чорда торак йортларның подваллары, чормалар тикшерелә, йорларда яшәүчеләр белән әңгәмәләр үткәрелә.

    Җәлили поселогында яшәүче, озак еллар татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Р.Ахунҗанова Г.Тукайның тууына 126 ел тулуга багышланган Татарстан укытучылары һәм укучыларының "Илһам чишмәсе" исемле икенче әдәби иҗат бәйгесендә катнашып, беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

    Республика балалар китапханәсе укучы балалар арасында "Татарстан- безнең дус гаилә" дигән балалар иҗат конкурсы үткәрә.Эшләр район балалар китапханәсендә кабул ителә. 15 май. Хәбәрләр: Киләсе уку елыннан Казанда сәләтле балалар өчен интернат-лицей ачыла. Аның максаты- уйлый һәм уйлана белгән яңа буын инженерлар тәрбияләү. Сәләтле балалар өч баскычлы система буенча сайлап алына. Белгечләр республика районнарына чыгып та сәләтле балаларны барлый башлады.

    Район мәдәният йортында "Куркынычсыз тәгәрмәч" дип исемләнгән конкурс үтте. Анда 13 мәктәп командасы катнашты. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен, тормыш иминлеге нигезләрен төгәл белү һәм велосипедта фигуралы йөрү буенча ярыштылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча 1 урын Җәлил икенче урта мәктәбенә бирелде. Сарман урта мәктәбе - икенче, Мортыштамак мәктәбе өченче урынга лаек дип табылды. Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре, барлык катнашучыларга да Рәхмәт хатлары тапшырылды.

    12 майда Казанда Россия Пенсионерлар берлеге Татарстан бүлегенең икенче спартакиадасы үтте. Анда безнең районнан да 10 кешелек команда катнашты. Алар күптөрле спорт чараларында көч сынашты Мортыштамак авылыннан Р.Гәрәев өстәл теннисы буенча өченче урынга лаек булды.

    14-23 май көннәрендә районда "Имин йорт,имин подъезд, имин фатир" комплекслы профилактик операциясе үтә. Бу чорда торак йортларның подваллары, чормалар тикшерелә, йорларда яшәүчеләр белән әңгәмәләр үткәрелә.

    Җәлили поселогында яшәүче, озак еллар татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Р.Ахунҗанова Г.Тукайның тууына 126 ел тулуга багышланган Татарстан укытучылары һәм укучыларының "Илһам чишмәсе" исемле икенче әдәби иҗат бәйгесендә катнашып, беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

    Республика балалар китапханәсе укучы балалар арасында "Татарстан- безнең дус гаилә" дигән балалар иҗат конкурсы үткәрә.Эшләр район балалар китапханәсендә кабул ителә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 23 май 2018 - 15:03
      Кариев театры Татарстанда тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте
    • 23 май 2018 - 08:35
      Имиджевый ролик для Сармановского района
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 23 май 2018 - 15:37
      Сарманда әдәби фестиваль үтте
      Бүген, Сарманның үзәк Ял паркында татар халкының әдәби мирасын пропагандалау, туган телгә һәм шул телдә язылган әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, басылган мәгълүматны кабул итү сәләтен арттыру максатыннан, мәктәп укучылары арасында районкүләм “Читайлэнд” (“Укыйбыз”) әдәби фестивале үткәрелде
      158
      0
      0
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим