САРМАН
  • Рус Тат
  • Зур уңышка нигез бар

    17 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районда булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Иң элек Марат Готович муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров белән вертолеттан басуларны карап әйләнде. Аннан соң «Җәлил» агрофирмасының Карамалы бүлекчәсенең күпьеллык үлән басуында тукталып, «Агрокөч төркеме» ЯАҖ, агрофирмалар,...

    17 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районда булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.
    Иң элек Марат Готович муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров белән вертолеттан басуларны карап әйләнде. Аннан соң «Җәлил» агрофирмасының Карамалы бүлекчәсенең күпьеллык үлән басуында тукталып, «Агрокөч төркеме» ЯАҖ, агрофирмалар, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Россельхозцентр» филиалының район бүлеге, аграр көллият җитәкчеләре һәм белгечләре белән очрашты.
    Район кыр эшләренә республикада беренчеләрдән булып кереште. Бүгенгә күпьеллык үләннәрне тукландыру 3000 гектар мәйданда башкарылды. Бу эш кыяклы һәм кузаклы-кыяклы үлән басуларында гына алып барыла. Чиста люцерна басулары азотлы ашламалар белән өстәмә тукландыруны таләп итми, чөнки люцернада азотны һавадан алып, аны үсемлек үзләштерерлек хәлгә китерүче бактерияләр бар. Дым каплау барлык мәйданнарның 70 процентында үткәрелде. Көннәрнең болай җылы һәм җилле торуы эшләрне ашыктырырга кирәклеген искәртә. Чөнки һәр көнне 6 миллиметр дым югала. Дымның тиз китүен министр да билгеләп үтте, басулардагы дым запасы һәм районның атна ахырына чәчүгә ныклап кереп китә алу-алмавы белән кызыксынды. Җитәкчеләр, белгечләр бертавыштан бүген-иртәгә арпа чәчүгә керешәчәкләре һәм бу эшнең күмәк төс алачагын әйттеләр.
    «Россельхозцентр» белгечләре орлыкларны биологик һәм химик препаратлар белән эшкәртүнең нәтиҗәлелеген чагылдырган күргәзмә оештырганнар иде. Уздырылган тәҗрибәләр турында идарәнең республика филиалы җитәкчесе Таһир Һадыев сөйләде.
    Марат Готович районда игенчелек культурасы булуын билгеләп үтте. «Бу җирләрнең тигезлегеннән дә, көздән эшкәртелгән басуларның күплегеннән дә күренә, - диде ул. - Зур уңышка өметләнергә нигезегез бар. Хәзер көнне-төнне кызганмый эшләргә генә кирәк. Көчле инвесторыгыз бар, команда тупланган. Узган елгы күләмдә ашлык җитештерерсез, дип ышанам». Ул былтыр районга килгәч, механизаторларның эшкә мөнәсәбәтеннән һәм аларның кәефләреннән канәгать булуын белдереп, табигать шәфкате дә теләгән һәм Сарманның зур икмәкле булачагын фаразлаган иде. «Былтыргы теләкләрем тормышка ашты. Быел да сезнең җиргә басуга, аякларым җиңел булсын, дип теләдем», - дип тә әйтеп алды Марат Готович. Без дә шулай булуын, Сарманның быел дә зур икмәк алуын телибез.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 24 май 2018 - 09:10
      Җәлилдәге тантанадан турыдан- туры трансляция
    • 23 май 2018 - 15:03
      Кариев театры Татарстанда тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим