САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Зур Нөркәй мәктәбендә батырларның истәлеген саклыйлар

Бөек Ватан сугышы... Ул еллар бездән һаман- һаман ераклаша һәм аларны күргән кешеләр безнең араларда елдан-ел кими.

23 нче январь көнне, Бөек Ватан сугышының иң куркыныч этапларының берсе булган Ленинград чолганышына багышланган сыйныф сәгате Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары белэн үтте. Укучылар янәдән әлеге куркыныч шартларда яшәргә мәҗбүр булган кешеләр, ачлык, салкыннар турында искә төшерделәр. Шулай ук балалар язган авыр көннәр, аларның уйлары турында хатлар укылды.

 Без үткәннәрне үзгәртә алмыйбыз, әмма без сугыш сулышы белән янган елларны, тыныч күк астында, ирекле бәйсез илдә яшәвебез белән бурычлы булган әлеге кешеләрне  истә тотарга тиешбез.

Без бу батырлыкның истәлеген сакларга һәм киләчәк буыннарга  үткәндәге хаталарны кабатламас өчен буыннан-буынга тапшырырга тиешбез. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев