Зур Нөркәй авыл җирлегендә Өлкәннәр көне билгеләнеп үтте

"Көзләрдә дә язлар кабатлана"-әнә шундый исем астында Зур Нөркәй авыл җирлеге өлкәннәр көнен билгеләп үтте. Табын артына җыелган өлкәннәребезне авыл җирлеге башлыгы Гайсин Р.М., "Нөркәй" агрофирмасы җитәкчесе урынбасары Шайхеразиев Х.Ш. һәм ветераннар советы җитәкчесе Абдуллина Н. бәйрәм белән котладылар. Бәйрәм табыны өлкәннәребез катнашында концерт номерлары белән үрелеп барды. Лена апа,...

"Көзләрдә дә язлар кабатлана"-әнә шундый исем астында Зур Нөркәй авыл җирлеге өлкәннәр көнен билгеләп үтте. Табын артына җыелган өлкәннәребезне авыл җирлеге башлыгы Гайсин Р.М., "Нөркәй" агрофирмасы җитәкчесе урынбасары Шайхеразиев Х.Ш. һәм ветераннар советы җитәкчесе Абдуллина Н. бәйрәм белән котладылар. Бәйрәм табыны өлкәннәребез катнашында концерт номерлары белән үрелеп барды. Лена апа, Фәридә апа, Массар абый, Рәшит абый, Ильяс абый, Рәшидә апа,Наҗия апа,Гөлчирә апа, Тәскирә апа, Зөхрә апа, Миндога апалар җырлавы, Нурсинә апаның өздереп биюе һәркемнең күңеленә хуш килде. Ә авылыбыз җирлеге башлыгы Рәшит Гайсинның баянда уйнавы, бу бәйрәмне тагын да җанландырды.Соңыннан Котдус мулла ашка, табынны оештыручыларга рәхмәт әйтеп, дога кылды. Табынны оештыруда ярдәм иткән иганәчеләр: "Нөркәй" агрофирмасы җитәкчесе Гильметдинов Вазих Раифович, авыл советы депутаты Гиниятуллин Дамир Разинович, "Нөркәй" икмәк пешерү комбинаты җитәкчесе -эшмәкәр Халиков Ленар Рубисович, Юлтимер кирпич заводы баш инженеры- депутат Мазитов Илшат Ренатович, " Гүзәл" һәм "Нөркәй" магазины эшмәкәрләре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    5 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша