САРМАН
  • Рус Тат
  • Зур эшләргә йөз тотып

    Идарәдә узган елның производство программасы уңышлы тормышка ашырылган. Барлыгы 4 миллион 470 мең тонна нефть чыгарылган, план 102,4 процентка үтәлгән. Нефть әзерләү һәм тапшыру планының үтәлеше - 102,6 процент. Болар турында 22 нче январьда Җәлил поселогы Мәдәният сараенда "Җәлилнефть" идарәсе хезмәт коллективының 2012 нче елгы производство-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә, коллектив килешүенең...

    Идарәдә узган елның производство программасы уңышлы тормышка ашырылган. Барлыгы 4 миллион 470 мең тонна нефть чыгарылган, план 102,4 процентка үтәлгән. Нефть әзерләү һәм тапшыру планының үтәлеше - 102,6 процент. Болар турында 22 нче январьда Җәлил поселогы Мәдәният сараенда "Җәлилнефть" идарәсе хезмәт коллективының 2012 нче елгы производство-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә, коллектив килешүенең үтәлеше һәм алдагы ел бурычларына багышланган конференциясендә сүз алып барылды.

    Аның эшендә "Татнефть" җәмгыяте генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, район башлыгы Нәфис Закиров, конференция делегатлары, "Татнефть" компаниясе группасының сервис предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнаштылар.
    Сүз иң элек "Җәлилнефть" идарәсе начальнигы Малик Каюмовка бирелде. Ул конференциядә катнашучыларны идарәнең узган елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырды, быелгы елда коллектив алдына куелган бурычларга тукталды.
    Нефть чыгару планының уңышлы үтәлүе белән беррәттән, планда каралган 36 урынына 40 яңа скважина файдалануга тапшырылган. 32 яңа тутыргыч скважина эшләтеп җибәрелгән. 114 скважина торгынлык хәленнән чыгарылган. Яңа технологияләр гамәлгә кертелгән.
    Инвестицион программа нигезендә 2 миллиард 398 миллион сум капитал кертемнәр үзләштерелгән. Аның бер өлеше - скважиналар бораулауга, бер өлеше скважиналарны төзекләндерү һәм промышленность объектлары төзүгә, торбалар салуга һәм башкаларга тотылган. Сөләйдә нефть әзерләү блогы, Җәлил промбазасында янгынга каршы суүткәргеч сафка бастырылган, 12 нче ятмада нефть җыю системасы реконструкцияләнгән һәм башкалар. Тау токымнарын бораулау планы шулай ук арттырып үтәлгән. Яңа скважиналар төзү, торбалар һәм һава линияләренә ремонт үткәрү, хуҗалык зданиеләрен төзекләндерү кебек зур күләмле эшләр башкарылган.
    М.Каюмов үз чыгышында 1, 4, 5, 6 нчы нефть промыселлары коллективлары эшчәнлеген уңай яктан билгеләп үтте. Ел башына идарәдә 3026 нефть чыгаручы һәм 1489 тутыргыч скважина исәпләнгән. Малик Шафикович, нефтьне алып бетермәүне киметү һәм кисәтү максатыннан, юдырту һәм капиталь төзекләндерү таләп ителгән скважиналарның эшсез тору вакытын кыскартырга кирәклеккә тукталды. Тик торучы скважиналарның күп өлешен капиталь ремонт көтүче скважиналар алып тора. Аларны эш хәлендә тоту өчен, елга 500 скважинаны төзекләндерергә кирәк. Тик быелның ремонт планына 299 скважина гына кертелгән.
    Идарәдә зыянга эшләүче скважиналарны туктату буенча эзлекле эш алып барылган. Туктатылган скважиналарның яртысыннан артыгында башка категориягә күчерү һәм башка эшләр башкарылган. Вакытыннан алда ремонт уздыру азайган. Шулай да кайбер цехларда ул әле югары булып кала. Тирәндә эшләүче насосларның эш сәләтен торгызу буенча төрле алымнар уңышлы файдаланылган. Тоз утыру сәбәпле ремонт уздыру очраклары азайган. Тоз утыруны кисәтү буенча яңа ингибиторларны сынау дәвам итә. Ел буена нефть чыгару объектларын реконструкцияләү буенча эзлекле эш алып барылган. М.Каюмов, технологик күрсәткечләрне тагы да яхшырту максатыннан, производствоны оештыру, яңа алымнар һәм технологияләр тармагында резервлар эзләү кирәклегенә дә басым ясады. Ул катлам басымын тотрыклыландыру, нефтьне әзерләү хезмәтләре алдына куелган бурычларның уңышлы үтәлүен әйтеп үтте. Скважиналарга капиталь ремонт үткәрү планы үтәлгән, скважиналарга җир асты ремонты үткәрү бригадасы тарафыннан 2011 нче елгыдан артыграк күләмдә ремонт үткәрелгән. Идарә хезмәтчәннәре ремонт вакытын кыскартуга да ирешкәннәр. Энергетика хезмәтенә килгәндә, барлык техник-экономик күрсәткечләр уңышлы үтәлгән. Электр, җылылык энергиясен экономияләүгә зур игътибар бирелгән. Чыгымнарны, аварияләрне киметү буенча күп төрле чаралар күрелгән. Производствоны автоматизацияләү дәвам иткән. Елның узган яртысында 496 рационализатор һәм уйлап табучы тарафыннан 1465 тәкъдим кертелгән, аның 1421е гамәлгә ашырылган. Хезмәтне саклау, янгын һәм промышленность иминлеген тәэмин итү буенча күп чаралар күрелгән. Табигатьне саклау буенча федераль һәм региональ законнар, "Татнефть"нең экологик программалары нигезендә экологик иминлекне тәэмин итү буенча эзлекле эш алып барылган. Елгаларга нефть эләгүне кисәтү максатыннан, 110 нефть тоткыч корылма файдаланыла. Аларны реконструкцияләү, яңаларын урнаштыру кебек эшләр башкарылган. Су саклау зоналарында профилактик ремонт алып барылган. Ташу вакытына хәзерлек дәрәҗәләре барлык цехларда арткан. "Культура" ,"Урман", "Кызыл Бакча", "Юкәле", "Березка" чишмәләре реконструкцияләнгән. Идарә "Татнефть" күләмендә чишмәләр конкурсында II урынны алган. Туфракны торгызуны тизләтү өчен органик ашламалар кертү, кар тоту эшләре башкарылган, бозылган җирләр рекультивацияләнгән. Промышленность һәм экологик иминлекне тәэмин итү өчен, төрле чаралар күрелгән. Порывларны кисәтү, коррозиягә каршы эшләр башкарылган.
    Идарәдә 1837 кеше эшли. Билгеле, коллектив алдына куелган бурычлар тиешле югарылыкта башкарылган икән, димәк, анда эш оештыруга, хезмәт дисциплинасын саклауга, хезмәтчәннәрнең һөнәри осталыгын арттыруга да зур игътибар бирелгән, дигән сүз. Идарә хезмәтчәннәренең төрле дәрәҗә һөнәри конкурсларда катнашулары, призлы урыннар алулары - бу юнәлештә башкарылган эшләрнең берсе.
    Социаль тармакта да планлаштырылган барлык эшләр үтәлгән. Җәлил санаторий-профилакториенда 1481 кеше, җәйге каникулда "Дружба"да 799 бала сәламәтлеген ныгыткан. Идарә хезмәтчәннәре һәм ветераннары республика һәм башка ял йортлары, санаторийларда да ял итәләр, дәваланалар. Ә Бөтенроссия "Здравница-2012" форумында Җәлил санаторий-профилакторие "Иң яхшы санаторий-профилакторий" номинациясендә көмеш медальгә лаек булган. Нефтьчеләр ярдәме белән районда һәм республикада күп социаль объектлар төзелә һәм сафка бастырыла. Җәлилдәге яңа музыка мәктәбе - шундыйларның берсе.
    М.Каюмов үз чыгышында кимчелекләргә, аларны булдырмау юлларына да тукталды.
    Идарәнең профком рәисе Владимир Филимонов коллектив килешүендә каралган чараларның уңышлы үтәлгәнлеген билгеләп үтте. Башка җаваплы хезмәткәрләрнең дә чыгышлары тыңланды.
    Нәфис Абдулкасимович, барлык сарманлылар исеменнән нефтьчеләрне сәламләп, аларның тотрыклы һәм динамик эшчәнлегенең район тормышында да зур чагылыш табуын билгеләп үтте. "Нефтьчеләр районның социаль объектларын төзекләндерү һәм сафка бастыруга, башка мәсьәләләрне хәл итүгә зур өлеш кертәләр. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, ул игътибарсыз калмый. Моның өчен "Татнефть" җәмгыяте, "Җәлилнефть" идарәсе җитәкчелегенә, нефтьчеләргә зур рәхмәт. Безнең уңышларда сезнең дә өлеш бар", - диде ул һәм конференциядә катнашучыларны районның социаль-экономик хәле белән таныштырды.
    Рөстәм Нәбиуллович узган елның "Татнефть" өчен шактый уңышлы булуын әйтте. Җәмгыять тарафыннан башкарылган социаль чараларга, производствоны камилләштерү буенча алып барыла торган эшләргә, алда торган бурычларга тукталып, идарә хезмәтчәннәренә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, аларның эшчәнлегендә сарманлыларның да өлеше барлыгын билгеләп үтте. "Без Сарман җирендә, сарманлылар белән бер-беребезне аңлап, ярдәм итешеп эшлибез", - диде ул.
    Конференциядә карар кабул ителде, "Татнефть"нең хезмәт конференциясенә идарәдән 22 делегат сайланды, алдынгылар бүләкләнде.
    Быел нефтьчеләр алдында зур бурычлар тора. Болар өстенә Татарстан нефтенең зур юбилее - 70 еллыгы. Ә киләсе елда нефтьчеләр поселогының - 50, "Җәлил-нефть" идарәсенең 55 еллыгы билгеләп үтеләчәк. "Безнең начар эшләргә хакыбыз юк", - диде бу уңайдан М.Каюмов. Ул үз чыгышында алда торган бурычларны уңышлы хәл итү өчен коллективның бөтен көчне куячагына, зур юбилейларны лаеклы каршы алырга тырышачакларына да ышандырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: