САРМАН
  • Рус Тат
  • Зифаның мавыктыргыч дөньясы

    Соңгы елларда, китапны Интернет алыштыра, дигән сүзләр йөри. «Тик нинди генә сүзләр сөйләсәләр дә, китап барыбер үзенең йөзен, актуальлеген югалтмаячак, алар Интернет белән бер-берсен тулыландырачак кына», - диләр кайберәүләр. Китапханә хезмәткәрләре дә шул фикердә. Безнең поселок китапханәчеләре ел саен укучылар арасында иң күп укылган китапны билгелиләр. Халык былтыр Зифа Кадыйрова...

    Соңгы елларда, китапны Интернет алыштыра, дигән сүзләр йөри. «Тик нинди генә сүзләр сөйләсәләр дә, китап барыбер үзенең йөзен, актуальлеген югалтмаячак, алар Интернет белән бер-берсен тулыландырачак кына», - диләр кайберәүләр. Китапханә хезмәткәрләре дә шул фикердә. Безнең поселок китапханәчеләре ел саен укучылар арасында иң күп укылган китапны билгелиләр. Халык былтыр Зифа Кадыйрова әсәрләренә өстенлек биргән. Узган ел ахырында, күп укучыларның соравы буенча Зифа Кадыйрова үзе дә Җәлилгә килде. Аның белән очрашу «Җәлилнефть» идарәсенең Хезмәт даны музеенда булды.
    Зифа Кадыйрова - «Сагынырсың - мин булмам», «Көтеп узган гомер», «Язмыш сынавы» китапларының авторы. Ул - һөнәре буенча электромонтажчы, «Камэнергострой» җәмгыятендә эшли. Иҗат эше белән илле яшьләрдә, әдәбиятка бернинди бәйләнеше булмаган хәлдә шөгыльләнә башлаган. «Моннан берничә ел элек минем тормышымда катлаулы хәлләр килеп чыкты, - дип сөйли Зифа ханым. - Күңелгә әллә нинди уйлар килә. Йоклый алмыйча яткан төннәрнең берсендә тордым да, алдыма чиста кәгазь бите куйдым һәм яза башладым. Мин төне буе утырып язганнарны күршеләр, танышлар, кулдан кулга йөртеп, укый башладылар. Беренче повестем «Мәйдан» журналында басылды. 2008 нче елда үземнең юбилеема йөз данә китап бастырып чыгардым. Аннан тираж мең данәгә җитте». Ә бу соңгы 3 елда Зифа Кадыйрованың китаплары 16 меңнән дә артык санда басылган.
    Бөтен кешене җәлеп итәрлек бу әсәрләр нәрсә турында? Аларның сюжетлары бүгенге тормыштан алынган: мәхәббәт «өчпочмагы», хыянәт, күңел газаплары, балалар тәрбияләү, кинәт килеп чыккан авырулар. Эчтәлек-сюжет шундый оста итеп корылган, әсәрләр бер тында укыла. Китапханә мөдире Гүзәлия Гарипова: «Зифаның китапларын кулдан-кулга йөртеп укыйлар, аны алырга чират торалар», - дип әйтә икән, бу сүзләрдә тулы хаклык бар. Зифа ханым укучыларның сорауларына җаваплар бирде. Алар арасында өлкән яшьтәге апа-әбиләрдән алып, мәктәп укучыларына кадәр бар иде. Бу кичәдән һәркем югары күңел күтәренкелеге белән таралды. Юк, безнең арада китап укырга яратучылар күп икән әле. Кайберәүләр чит ил әдәбиятына, рус телендә язылган китапларга өстенлек бирсәләр дә, арада үзебезнең роман-повестьларны якын итүчеләр дә бихисап. Язучы Зифа Кадыйрова белән очрашу әнә шуны раслады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим