САРМАН
  • Рус Тат
  • «Зебрага ау» дәвам итә

    Россия Федерациясе территориясендә җәяүлеләрнең куркынычсызлыгы торышы борчу тудыра. Шунлыктан алар катнашында юл һәлакәте китереп чыгаручы шартларны булдырмау буенча актив эш таләп ителә. 2011 елда Татарстан Республикасы территориясендә җәяүлеләрне бәрдерүнең 1928 очрагы теркәлде, нәтиҗәдә 231 кеше үлде, 1783 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алдылар. Безнең районда мондый 7 юл-транспорт вакыйгасы булды....

    Россия Федерациясе территориясендә җәяүлеләрнең куркынычсызлыгы торышы борчу тудыра. Шунлыктан алар катнашында юл һәлакәте китереп чыгаручы шартларны булдырмау буенча актив эш таләп ителә.
    2011 елда Татарстан Республикасы территориясендә җәяүлеләрне бәрдерүнең 1928 очрагы теркәлде, нәтиҗәдә 231 кеше үлде, 1783 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алдылар. Безнең районда мондый 7 юл-транспорт вакыйгасы булды. Мисал өчен, узган елның 21 декабрендәге вакыйга. "Ниссан" автомобилен йөртүче җәяүле укучы баланы бәрдерә. Баланың, юл кагыйдәсен бозып, юлны аркылы чыгып барган вакыты була.
    Юл кичүләрендә җәяүлеләрне бәрдерүнең 508 очрагы булды, аларда 26 кешенең гомере өзелде һәм 506 кеше зыян күрде. Мәсәлән, Яр Чаллыда 24 августта "ВАЗ-2110" автомашинасын йөртүче, тизлек режимын арттыру нәтиҗәсендә, 1996 елгы кыз баланы бәрдерә, баланың юлны җәяүлеләр өчен көйләнмәгән юл кичүеннән чыгып барган вакыты була, ул, алган тән җәрәхәтләреннән, һәлакәт булган урында ук үлә.
    2011 елның ноябрендә Россия территориясендә «Зебрага ау» акциясе башланган иде. Ул Россия Федерациясе Юл иминлеге идарәсе тарафыннан үткәрелә. Аның максаты - юл кичүләренең торышын тикшерү һәм кимчелекләрне ачыклау.
    Акция кысаларында мәгълүмат чараларының, аерым гражданнарның һәм оешмаларның бу өлкәдәге кимчелекләр турындагы хәбәрләренә аеруча зур игътибар бирелә. Шунлыктан барыгызны да җәяүлеләр иминлегенә кагылышлы чарада актив катнашырга чакырабыз. Юл кичүләренең торышын тикшерүдә оешмалар гына түгел, ә җәяүлеләрнең куркынычсызлыгына битараф булмаган һәр гражданин катнаша ала. Юл кичүләренең торышында ачылган кимчелекләрне, фотоматериалларны, шулай ук юл иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге тәкъдимнәрне Сарман ЮХИДИ бүлекчәсенә җибәрергә, яисә www.rpolice.ru сайтына «Безнең юллардагы кимчелекләр. Юл хәрәкәтен оештыруда фикерләр, тәкъдимнәр» дигән бүлегенә урнаштырырга була («Зебрага ау» акциясе исемен күрсәтеп).
    Акция башланганнан бирле Татарстан ЮХИДИ идарәсенә гражданнардан җәяүлеләр өчен юл кичүләренең торышыннан канәгать булмауны белдергән 67 мөрәҗәгать килде.
    Район территориясендә акция барышында 86 юл кичүе тикшерелде. Юл кичүе тиешле таләпләргә туры килмәгән бер очрак буенча эш кузгатылды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим