САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зөбәрҗәт Мөхәммәтова "Үлемсез полк" акциясенә кушыла

Мисбах Салихов –1922 елда туа.

Әтисе 1937 елда шәхес культы корбаны булгач, аңа яшьли тормыш йөген тартырга туры килә. Фронтка 1942 елны китә. Башта Сталинград юнәлешендә, аннан Курск дугасында барган каты сугышларда катнаша. Сугышчан батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнә һәм 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры. Каты яралангач, авылга кайта. 22 яшьлек Мисбах башта колхозда хисапчы булып эшкә тотына. 1950-1953 нче елларда колхоз рәисе, ферма мөдире булып эшли. 1964 елда иң күп уңыш алган бригада бригадиры буларак, Мисбах абый Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша, алтын медаль белән бүләкләнә. Аннан лаеклы ялга киткәнче бригадир вазифаларын үти. Тынгы белмәс ветеран 1983 елда лаеклы ялга чыккач та тик тормый, авылда инвалидлар җәмгыятен җитәкли. Туры сүзле, гадел булганы өчен аны авыл халкы хөрмәт итә. 2008 елның 8 октябрендә каты чирдән сон, үзеннән соң якты хатирәләр калдырып, бу дөньядан китте Мисбах ага. Аны авылда бары тик яхшы сүзләр белән искә алалар.

Реклама

Иптәше Гөлҗиһан белән биш бала тәрбияләп үстереп олы юлга чыгара. Баш баласы Тәбрия әнисе юлыннан китте - бөтен гомерен почтага багышлады. Галия - математик, Наилә - тәрбияче. Илгиз -“Норлатнефть” идарәсе җитәкчесе. Хәмит-“Җәлилнефть” идарәсендә җитәкче постта. Инде 10 онык үсеп, сигез оныкчыклары буйга җитеп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X