САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Зарарлы 13 гадәт

БЕРЕНЧЕ ЗАРАРЛЫ ГАДӘТ - СУЛ КУЛГА СӘГАТЬ ТАГЫП ЙӨРҮ. Американың сәламәтлек институты белгечләре аңлатуынча, сул кул белән йөрәк арасында шактый көчле рефлектор элемтәсе бар. Димәк, беләзек сөяген кысу коронар кан тамырлары спазмасын көчәйтергә мөмкин. Кардиологлар бу хәлне хатын-кызларга караганда ирләр өчен куркынычрак дип аңлата. Шулай итеп, сәгатьне уң кулга тагып,...

БЕРЕНЧЕ ЗАРАРЛЫ ГАДӘТ - СУЛ КУЛГА СӘГАТЬ ТАГЫП ЙӨРҮ. Американың сәламәтлек институты белгечләре аңлатуынча, сул кул белән йөрәк арасында шактый көчле рефлектор элемтәсе бар. Димәк, беләзек сөяген кысу коронар кан тамырлары спазмасын көчәйтергә мөмкин. Кардиологлар бу хәлне хатын-кызларга караганда ирләр өчен куркынычрак дип аңлата. Шулай итеп, сәгатьне уң кулга тагып, сез организмыгызга мөмкин кадәр ярдәм итәсез. Сул кулыгызга кысмый торган беләзек кия аласыз.
ИКЕНЧЕСЕ - КОЯШТА КЫЗЫНУ. Җәй айларында ультрашәмәхә нурлар безгә көнозын тәэсир итә. Җитмәсә, 80 процент нурланыш куе болытлар аша да уза. Димәк, аның тәэсирендә кояшта тире рагы алу өчен сәгатьләр буе ятарга да кирәк түгел. Шунысын да искәртик, кояштан саклана торган кремнар тире рагының бөтен төреннән дә саклый алмый. Мәсәлән, ракның иң куркыныч формасы булган меланома күп очракта кояштан саклый торган крем кулланучыларда теркәлгән. Табиблар әйтүенчә, алардан баш тартырга да ярамый. Дөрес киенү дә бик мөһим. Мәгълүм ки, киҗе-мамык тукымалар ультрашәмәхә нурларны үзләренә йота. Ефәк һәм полиэстер киемнәр аларны кире кайтаралар, ә вискоза радиоактив нурларны үзенә тарта.
ӨЧЕНЧЕСЕ - БАЛДАК КИЕП ЙӨРҮ. Кулда теге яки бу эчке орган белән бәйле булган нокталарның күп булуы медикларга инде күптән мәгълүм. Медицина, нокталарны стимуллаштырып, әлеге органнарны яисә организмның тулы бер системасын интенсив эшләргә мәҗбүр итәргә мөмкин икәнлеген дә белә һәм ул күп очракта файдалы да. Әмма бу нокталарны даими стимуллаштыруның тискәре ягы да бар. Димәк, балдак кию бөтенләй зарарлы гадәт дигән сүз түгел. Француз галимнәре әйтүенчә, чәнчә бармакны кысылудан бушатып, без унике-илле эчәк патологиясенә куркыныч янауны киметәбез. Урта бармакны иркендә калдырып, үзебезне атеросклероздан һәм гипертониядән саклыйбыз. Баш бармакка ирек биреп, радикулит һәм остеохондроз авыруын киметәбез. Атсыз бармактан никахлашу балдагын яки сөйгәнегез бүләген алып, эндокрин авыруларын һәм мастопатияне кисәтәбез. Француз галимнәре әйткәнчә, балдактан бөтенләй ваз кичүнең кирәге юк. Иң мөһиме - бармак саен балдак яки йөзек кимәскә, аларны төнгә, салырга һәм атнага ике тапкыр бөтенләй дә кимәскә тырышыгыз.
ДҮРТЕНЧЕСЕ - ТЕЛЕВИЗОРНЫ КАБЫЗГАН КИЛЕШ ЙОКЛАУ. Йокы вакытында организмның зарарлы нурланудан саклану сәләте юк. Бу гадәттән котылу мөмкинлеге булмаганда таймерлы телевизор булдырырга омтылыгыз. Ул билгеле бер вакыттан соң үзе сүнә.
БИШЕНЧЕСЕ - ПОЧМАКТА УТЫРУ. Фэн-шуй белгечләре моны һич тә өнәмиләр һәм почмакта торырга да тәкъдим итмиләр. Экологлар шуны раслый: теләсә нинди почмак чите (өстәл, бүлмә, өй) «ыргытучы антенна» кебек эшли һәм электромагнитлы нурланыш юнәлеше агымын барлыкка китерә. Әлеге агым үзәгендә калган теләсә кем югары дозадагы нурлану ала. Моның иммунитетның бозылуына һәм хәтта төрле авыруларга китерү ихтималы бар.
АЛТЫНЧЫ ГАДӘТ - КАРАНДАШ КИМЕРҮ. Кайберәүләр ручка белән авыз читләренә суккалаучан яки салам чәйни торган булалар. Теш табибларының әйтүенә караганда, ул гөмбә авыруына - актиноликозга китерергә мөмкин. Ул тешләрне боза һәм казнага зур зыян китерә.
ҖИДЕНЧЕСЕ - САУНА КЕРҮ. Коры эсселекнең хатын-кыз организмына бик начар тәэсир итүе күптәннән мәгълүм. Ул овуляция процессын да өзә, айлык күрем вакытында күп кан китүгә һәм башка төрле гинекологик проблемалар тудыруга сәбәп була. Шуңа күрә дә Европада соңгы елларда хамама - дымлы чабыну бүлмәләре киң таралды.
СИГЕЗЕНЧЕСЕ - БИК НЫК СЫЛАНЫП ТОРГАН КИЕМ КИЮ. Кысан чалбар яки блузка (алар күкрәкне нык кыса) төрле органнарга кан килүне начарайта. Башка факторлар чагыштырмасында (стресс, югары яки түбән кан басымы) бу гадәт начар тәэсир итеп кенә калмый, бәлки эчке органнарга зарар китерергә мөмкин.
ТУГЫЗЫНЧЫСЫ - КЕСӘ ТЕЛЕФОНЫН КҮКРӘК ӨСТЕНДӘ ТОТУ. Мобиль телефоннар зарарлымы-юкмы? Бу турыдагы бәхәсләрнең әлегә беткәне юк. Алар элегрәк кәрәзле телефоннарның баш миенә ничегрәк тәэсир итүе тирәсендә йөри иде. Хәзер экологлар "нокталы заряд"ларның (алар мобильникларны шулай дип атыйлар) йөрәккә һәм үпкәләргә тискәре йогынты ясавы турында еш искәртәләр. Телефоннарыгызны сумкада, я булмаса куртка кесәсендә йөртегез.
УНЫНЧЫСЫ - АЯК ӨСТЕНӘ УТЫРУ. Аякларның авыртуы һәм шешүе, тиз талчыгу һәм хәтта кан тамырларының киңәюе (варикоз) нәкъ менә аяк өстендә утыру нәтиҗәсендә килеп чыгарга мөмкин. Кысып торган кием кию дә кан йөрүне начарайта. Аякны аяк өстенә кую да, урындык кырыена утыру да (рояльдә уйнаганда) шундый тискәре нәтиҗәгә китерүе ихтимал.
УНБЕРЕНЧЕСЕ - ТЕЛЕФОНГА "АСЫЛЫНУ". Телефон трубкасын җилкә белән колак арасына куеп озак вакытлар сөйләшү, бер үк вакытта тырнак буяу кебек гадәтләр төрле авыруларга китерә. Гарвард университеты белгечләре раслаганча, мондый гадәтләр хроник баш авыртуына китерә. Боларны анальгин эчеп кенә дәвалап булмый. Шуңа күрә дә табиблар ятып, сәгать хәлендә, иң мөһиме - озак сөйләшмәскә киңәш итәләр.
УНИКЕНЧЕСЕ - ТӨНГӘ СЫРА ЭЧҮ. Юк, бу үтергеч түгел. Ә сексуаль тормышта моның тискәре йогынты ясау ихтималы зур. Америка галимнәре тикшерүенчә, сыра нәтиҗәсендә якынлык кылуның елга шактый кимүе демографик проблемага әйләнгән. Ул шуннан гыйбарәт: сыра составындагы колмак тынычландыручы чара дип санала. Шуңа "сыра" калорияләрен өстәсәң, сыраның чыннан да сексуаль бәхеттән мәхрүм итүе көн кебек ачык.
УНӨЧЕНЧЕСЕ - ТӘМӘКЕ ТАРТУ. Бу гадәттән берничек тә котыла алмаучылар үзләрен төрле дәлилләр белән тынычландырырга тырышалар. Аларның барысы да иллюзия генә.
("Серле сандык").

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев