САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югары Чыршылы авылында корыган агачларны алырга рөхсәт сорадылар

Бу сорауга Ләке урман хуҗалыгы урманчысы Владимир Муханов җавап бирде. Аның әйтүенчә, урмандагы кипкән ботакларны җыярга, кул пычкысы белән кисәргә мөмкин.

Урман эченә техника белән керү генә катгый тыела.
Авылның үзгәрүенә, юлларның төзеклеге өчен дә җирлектә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен җирлектә тагын ниләр эшләнә, планлаштырган эшләр нидән гыйбарәт – болар хакында җирлек башлыгы Илсур Камалетдинов чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы белән бәйле сорауларны үз чыгышында “Нөркәй” җитештерү комплексы әйдәп баручы агрономы Рөстәм Разумбетов яктыртты. Җирлектәге криминоген торыш белән участок уполномоченные Раил Таҗетдинов таныштырды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның узган елдагы социаль-икътисади үсеше хакында сөйләде.

Альбина Сабирова язмасы.

Фото:http://sarmanovo.tatarstan.ru/rus/pressa/sarmanovo_foto.htm/photoreport/6121379.htm 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев