САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җырчы Индива кияүгә чыкты - фото

Җырчы Алинә Даутова Инстаграм битендә Индиваның туй күлмәге киеп төшкән фотосын урнаштырган.

Алинә Даутованың Инстаграм аккаунтыннан

1 июльдә җырчы Индиваның туе булды. Алинә Даутова әлеге туйга кунак булып барган. Туйның алып баручысы Руслан Шәрәфетдинов булуын да хәбәр иткән ул. «Бүген без яраткан дусларыбызның иң якты, матур көннәрен уртаклашырга бардык! Бәхетле яшәгез, иң мөһиме - күңел тынычлыгы һәм сәламәтлек, башкасы булыр, Алла бирса!

Яратам сине, Региночкам!! Без синең белән бер-беребезне ярты сүздән, бер караштан аңлыйбыз!

Икебез дә нечкә күңелле, бер катлы, бераз сәеррәк, иҗади кешеләр.

Кунакка чакырып калабыз сезне! Минем мәхәббәтем, Индива! Бәхетле бул, җаным», — дип язган Алинә Даутова Инстаграм сәхифәсендә.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/02-07-2020/yrchy-indiva-kiya-g-chykty-foto-5753750

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев