САРМАН
  • Рус Тат
  • Йорт-җиребез матурмы?

    Районда чистарту-төзекләндерү икеайлыгы бара. Аның кысаларында күп кенә эшләр башкарылды, әле эшләнәселәре дә шактый. Гомумән, табигать үзенә сак караш таләп итә. Тик без - кешеләр бу турыда бик еш кына онытабыз, һәм үзебез үк зарланырга да яратабыз. Газета укучылар, районның оешма, предприятиеләре җитәкчеләре бу турыда ни уйлыйлар икән? Аларның фикерләрен...

    Районда чистарту-төзекләндерү икеайлыгы бара. Аның кысаларында күп кенә эшләр башкарылды, әле эшләнәселәре дә шактый. Гомумән, табигать үзенә сак караш таләп итә. Тик без - кешеләр бу турыда бик еш кына онытабыз, һәм үзебез үк зарланырга да яратабыз. Газета укучылар,
    районның оешма, предприятиеләре җитәкчеләре бу турыда ни уйлыйлар икән? Аларның фикерләрен тыңлап карыйк.
    Битараф булмыйк
    Һәр торак пунктның төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча эшли торган кагыйдәләре бар. Алар җирле үзидарәләр оештыруның гомуми принциплары турындагы 131 нче Федераль законга нигезләнеп кабул ителә. Һәм менә шул кагыйдәләрдә бу юнәлештә нәрсәләр эшләнергә тиеш, ә нәрсәләр эшләргә ярамаганлыгы күрсәтелә. Билгеле ки, теләсә кая чүп түгү, этләрне бәйсез йөртү, машиналарны газоннарга кую, аларны чишмә яннарында юу кебек тыелган гамәлләр турында һәркем белә. Тик бар кеше дә аларны бердәй үтәми. Участок инспекторлары, экологик полиция һәм безнең комиссия тарафыннан тикшерүләр һәм, нәтиҗәдә, штрафлар киткәч, былтыр әйткәннәр иде дә, быел кисәтмәделәр бит, диючеләр табыла. Чүпне махсус чүплеккә генә түгәргә кирәклеген ничә тапкыр кабатларга була икән соң? Дөрес, штрафлар күләме арткач, күрсәтмәләр тиз үтәлә хәзер. Күрәсең, тәртип урнаштыру өчен шундый катырак чаралар кирәк. Комиссиягә мөрәҗәгать итүче кешеләр дә бар. Алар дөрес эшлиләр, дип саныйм. Табигатебезнең торышына битараф булмасак, чиста мохитта яшәрбез, саф һава суларбыз, сәламәт булырбыз.
    Илгизәр Габделгазизов,
    район Башкарма комитеты каршындагы
    административ комиссиянең җаваплы сәркатибе.
    Иминлек үзебездән тора
    Яз - йорт тирәләрендә, дачаларда җыештырыну, чистарту вакыты. Тик шунысы кызганыч, бу чорда үлән, салам яндырып, бөтен тирә-як төтенгә күмелә. Ут белән саксыз эш итү аркасында янгыннар да чыга.
    Уйлап эшләмәү һәм балаларның беренче карашка «гөнаһсыз» шаярулары безгә -энергетикларга күп кенә мәшәкать тудыра. Кар әле кайчан гына эреп бетте, ә инде электр линияләре астында янгын очраклары теркәлде. Коры үләндә ут бик тиз тарала, үз юлында бар нәрсәне юк итә, кешеләр тормышына куркыныч тудыра. Түбәндә барган мондый янгыннардан агач баганаларда урнашкан 0,4 һәм 10 кВлы электр линияләренә аеруча зыян килә. Янгын нәтиҗәләрен бетергәнче, кулланучылар электрсыз торырга мәҗбүр була.
    Электр линияләренең саклану зонасында үлән, салам яндыру, учак ягу тыела. Саклану зоналарының күпме икәнлеге баганаларда күрсәтелгән. Урманнарда, болыннарда ял итәргә һәммәбез ярата, тик янгын куркынычсызлыгы турында гына онытучылар бар. Уйламый ташланган тәмәке төпчеге, саксыз яккан учак зур бәлагә китерергә мөмкин. Электр линияләре тирәсендә янгын күрсәгез, гадәттән тыш хәлләр идарәсенә яки якындагы электр челтәре предприятиесенә хәбәр итегез. Телефоннар шул тирәдәге трансформатор подстанцияләрендә күрсәтелгән. Сармандагы электр челтәре телефоны: 2-58-84.
    Билгеле, электр линияләре, аварияләр вакытында, үзләре дә янгын чыганагы булырга мөмкин. Өзелгән чыбык яисә багана тирәсендә җирдән пар чыкканын күргәндә (бу багана аша җиргә кыска ялганыш барлыгын аңлата), ул урыннарга 8-10 метрдан да якын килмәскә һәм торак пункт җитәкчелегенә, гадәттән тыш хәлләр идарәсенә яки безгә хәбәр итәргә кирәк.
    Расих Ялаев,
    район электр челтәре предприятиесе җитәкчесе.
    Үзеңнән соң чүп калмыймы?
    Табигатьне пычратмау, әйләнә-тирәне чүп-чардан арындыру турында ел дәвамында күп сөйләдек, күп яздык. Тик аларны эш белән дә күрсәтергә кирәк. Җәлил икенче мәктәбе укучылары, укытучылар белән бергәләп, мәктәп ишегалдын, тирә-юньне тазартырга чыктылар (рәсемдә). Кемдер кипкән яфраклар җыйды, ә кемдер себерке белән эшләде. Бик җиңел булмаса да, бердәм, күмәкләшеп эшләгәч, авырлыгы сизелмәде. Шаярышып-көлеп алырга да вакыт табылды, кайберәүләр хәтта җырлап та җибәрделәр. Кыскасы, эше-уены бергә булды. Шуны да әйтәсе килә: мондый күмәк эшләр сыйныфташларны аеруча берләштерә, дуслаштыра икән.
    Мәктәп ишегалды аллы-гөлле булып торсын өчен, без әле чәчкәләр дә утырттык. Алар үзебезне генә түгел, ә үткән кешеләрнең дә, килгән кунакларның да күзләрен ял иттерерләр, дип өметләнәбез.
    Лия Насыйрова.
    Кермик әле урманнарга
    Урман - безнең байлыгыбыз, яшәү чыганагы, тереклек дөньясы. Андагы кошлар сайравы гына түгел, талгын җилдә агач-куаклар шаулавы да җанга рәхәтлек бирә. Ә саф һавасы, челтер чишмәләренең сулары тәнгә шифа, күңелгә өмет булып иңә. Шулай булгач, урманнарны күз карасыдай сакларга кирәк. Һава шартларының коры торуы сәбәпле, урманнарга керү, учак ягулар тыела. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга зур күләмдә административ штрафлар каралган, моны да истән чыгармаска кирәк.
    Рашат Мортазин, Сарман урманчылыгы җитәкчесе.
    "Тырыш" чишмәсе чибәрләнде
    24 апрель көнне мәктәпнең 7 "В" сыйныфы укучылары "Тырыш" чишмәсе тирәсен чистартырга бардылар. Алар "Лучик добра" дип язылган бик килешле футболкалар да кигәннәр иде.
    "Тырыш" чишмәсенә кешеләр су алырга, аның тәмле суыннан авыз итәргә һәрдаим йөреп торалар. Шундый матур чишмәгә килеп, ямьсез күренеш көтсә, бер дә күңелле булмас шул. Кәефләрең кырылып, кайтып китәрдәй буласың. 7 сыйныф укучылары анда көч түккәннән соң, чишмәбез чистарып, чибәрләнеп калды, хәтта суы да тәмләнеп киткән кебек булды.
    Гүзәл табигатькә чыгып, матур чишмәләрдә булу, үзе бер рәхәт. Инде табигатькә чыгып ял итү, күңел ачу сезоны башланды. Ямьле табигатьне пычратмыйк! Үзебездән соң чүпләр калдырмыйк!
    Эльдар Кәримов, Җәлил икенче мәктәбе укучысы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 24 май 2018 - 09:10
      Җәлилдәге тантанадан турыдан- туры трансляция
    • 23 май 2018 - 15:03
      Кариев театры Татарстанда тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим