САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЙОЛДЫЗЛЫК БИЛГЕСЕ БУЕНЧА БҮЛӘКЛӘР

Яңа елга бүләкне алдан ук кайгыртмаганнар һәм бу көннәрдә кибетләр буйлап чабучыларга әлеге язма ярдәмгә килми калмас. Нинди йолдызлыкта тууларына карап, якыннарыбызга бүләкләр сайлыйк.

Кучкарлар күңелле вакыт уздыруны вәгъдә иткән бүләкләрне бәяләячәк. Бу кызыклы китап, театр премьерасына яки җирнең икенче читенә очарга билет, хәтта ки төрле башваткычлар да булырга мөмкин. Спортзалга абонемет өчен дә сөенерләр. Якын арада әлеге бүләкне кулланам, дип, чын күңеленнән вәгъдә дә бирерләр, тик анда барып җитүләре генә икеле. 

Үгезбозауларга кыйммәтле һәм файдалы әйберләр бирергә кирәк. Нинди бүләк икәнен чамалау өчен үзе, йә булмаса аның зәвыгын белгәннәр белән киңәшләшү комачау итмәс. Йорт өчен кирәкле һәм матур булган бүләкләргә, уникаль эчемлек, махсус ясалган шоколадка да куанырлар. 

Игезәкләргә төрле бүләкләр бирергә мөмкин. Иң мөһиме: алар күп булсын. Бу йолдызлыкта туган кешеләрдә Кыш бабайга, аның серле капчыгына ышаныч яши. Шуңа бер генә бүләк белән чикләнмәгез. Галстукка – носки, смартфонга – чехол, ачкычлар өчен брелокка төс килгән автомобиль сайлагыз. 

Кыслалар үз йортларын ярата һәм аны бизәгән бар нәрсәгә куаначак. Сайлау өчен офыклар киң – билгеле рәссам картинасыннан башлап фотография өчен  рамкага кадәр. Җылылык биргән әйберләр: плед, шарф, җиңелчә тун, йә булмаса йомшак аю уенчыгы да сөендерер.

Арысланнар  бик юмарт, шуңа күрә аларныкы белән чагыштырганда, сезнең бүләк бик тыйнак күренер. Авыр хәлгә калмас өчен, оригиналь бүләк сайлау зарур. Раритет әйберләр, үзенчәлекле кичәләргә билетлар, мәсәлән. 

Кызларга бүләк биргәндә яхшы тәэсир калдырырга, йә булмаса үзегезнең финанс мөмкинлекләрегезне күрсәтергә тырышмагыз да. Ул чын күңелдән булырга тиеш, югыйсә уңайсыз хәлдә калуыгыз ихтимал. Бу йолдызлыкта туучылар бик сизгер, эмоцияләрегезне йөзегездән укыячаклар. Кызларны шатландыру өчен күп тә кирәкми: гади, ләкин файдалы гаджет, зәвыклы бизәнгеч әйберләре яки китап кибетенә сертификат. 

 

Үлчәүләр – гадәти булмаган һәм истә кала торган әйберләрне бәяләүчеләр. Алар яшь дизайнердан киемнәр дә, кибет киштәләрендә очрамаган косметика да, селектив парфюмга да сөенәчәкләр. Шулай ук үлчәүләргә массаж, спа, релакс сеансларына сертификатлар бүләк итәргә була. 

Реклама

Чаяннар башкаларга бик куркыныч булып тоелган әйберләр ярата. Нәкъ менә аларга раритет кылыч, тирга бару өчен сертификат, елан тиресеннән портмоне бүләк итәргә мөмкин. Аларны ярсулы сексуаль тормышларына ишарә ясаган бүләкләр дә сөендерер.

Укчылар өчен бүләк сайлау күңелле һәм бик тә җиңел. Бу йолдызлыкта туучылар теләсә нинди бүләккә шат булачак. Укчылар сәяхәт итәргә бик ярата, шуңа күрә сез биргән әйбер юлда файдалы булачак икән, бигрәк тә яхшы.

Кәҗәмөгезне куандырырга телисең икән, аны игътибар белән күзәт. Аның ватылган, югалган, сафтан чыккан әйберләре бармы?  Менә шуларның яңасын һәм камилрәген бүләк итегез. Бернинди идеяләрегез юк икән, һичьюгы тәмле әйбер алыгыз. 

Сукоярлар прогресс артыннан калышмаска тырышалар. Шуңа күрә инновацион бүләкләр күңелләрен күтәрәчәк. Замана технологияләренә күңелегез ятмый икән, үзенчәлекле косметика яки парфюм эзләгез. 

Балыклар – йолдызнамәнең иң романтик билгесе. Шуңа күрә аларга үзегез чыгарган шигырь яки кулдан ясалган әйберләр бирергә киңәш итәбез. Иҗат белән артык дус түгелсез икән, матур бизәнү әйбере, сумка, кошелек,  перчатка яки башка әйберләр алыгыз. Иң мөһиме: ул сезне исенә төшереп торсын. 

 

Фото:https://pixabay.com

http://syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X