САРМАН
  • Рус Тат
  • Йолдызчыклар бәйрәм бүләк итте

    Сәнгать мәктәбе укытучысы Р.Фәретдинова үз классында укучы балаларны әле күптән түгел генә "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә концерт программасы белән алып барды. Ул балалар өчен зур бәйрәм булды. Биредә ял итүчеләр генә түгел, үзәк хезмәткәрләре дә аларны сөенеп каршы алды. 6-7 яшьтә генә булсалар да, алар инде сәхнәдә үз-үзеңне...

    Сәнгать мәктәбе укытучысы Р.Фәретдинова үз классында укучы балаларны әле күптән түгел генә "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә концерт программасы белән алып барды.
    Ул балалар өчен зур бәйрәм булды. Биредә ял итүчеләр генә түгел, үзәк хезмәткәрләре дә аларны сөенеп каршы алды. 6-7 яшьтә генә булсалар да, алар инде сәхнәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен яхшы белә."Яшь вокалист", "Музыкаль йолдыз атылганда" конкурслары лауреатлары Рузанна Гайнемова, Гүзәл Лотфиева, "Яшь вокалист", "Ватан" конкурслары дипломантлары Агыйдел Миннуллина, Айгөл Кәримова берсеннән-берсе матур җырларын бүләк иттеләр, аларның чыгышларын ял итүчеләр көчле алкышларга күмде, кат-кат сорап җырлатты. Балалар ял итүчеләр өчен төрле уеннар да оештырдылар, анда бергәләп катнаштылар, "Ламбада" биеделәр. Үзәк администрациясе балаларга рәхмәтен белдерде, бүләкләр тапшырды, тагын килүләрен сорады. Бай эчтәлекле концерт программасыннан соң балалар тренажер залына үтте, анда төрле җайланмаларда күнегүләр ясадылар, рәхәтләнеп ял иттеләр. Бер сәгатьтән соң янәдән "эшкә" киттеләр. Бу юлы аларны "Кояшкай" балалар бакчасында көтә иделәр. Рузанна, Гүзәл, Агыйдел, Айгөлгә зурраклар да иярде. Адилә Вәлитова җырласа, Таңсылу Исмәгыйлева, Регина Гайнемова, Эльвира Нәфыйкова, Камилә Зәйнуллина пианинода уйнадылар. Кызлар кайчандыр үзләре йөргән бакчада чыгыш ясаулары белән чын мәгънәсендә горурлык кичерделәр. Ни дисәң дә, алар нәкъ менә шунда пианиноның беренче авазларын ишеткән, бу уен коралына булган мәхәббәт тә шунда уянган. Чыгышларын бакча балалары бик ошатты. Кайберләре укытучы Р.Фәретдинова янына килеп, сәнгать мәктәбенә йөрергә теләге барлыгын белдерде. Бакчаның музыка җитәкчесе Ләйсән Абдуллина үзендә тәрбияләнгән балаларның пианинода уйнау күнекмәләрен яхшы үзләштерүләренә ихластан сөенде. Бу, әлбәттә, сәнгать мәктәбе укытучысы Р.Фәретдинованың тырыш, тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 22 май 2018 - 09:49
      Ландыш Нигъмәтҗәнованың кызы Ләйлә әнисен һәм энесен ничек дөрес итеп ашарга өйрәтә+ВИДЕО
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим