САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Йокы баш миендәге «чүптән» арынырга булыша

Кемнәрдер башын мендәргә салуга ук йоклап китә. Ә икенчеләр, көтү-көтү сарык санап караса да, йокыга китә алмый азаплана.

Иң яхшысы – «тургай» булу

– Йокларга яту һәм тору вакыты белән кешеләр «тургай»ларга һәм «ябалак»ларга бүленә. Бу – кешенең физиологиясе белән бәйлеме, әллә гадәтләнү генәме?
– Бу гадәт кенә. Иртә ятып иртә тору күпкә дөресрәк. «Ябалак»лар соң ятканга күрә йә аз йоклый, чөнки эшкә йә булмаса укырга барасы бар. Яки инде төшке сәгатьләргә кадәр озак йоклыйлар. Табигать бит ул шулай: кояш чыкты, кешеләр уянды, кояш баеды, кешеләр йокыга талды. Иң яхшысы – «тургай» булу. Мин алай булдыра алмыйм дию дөрес түгел – кеше, теләгәндә, «ябалак»тан «тургай»га әверелә ала.

– Кеше көндез йокларга тиешме?
– Бу мәҗбүри түгел. Әмма галимнәр әлеге уңайдан төрле фикердә тора. Өлкән кешеләргә көндез йокларга киңәш итмибез, чөнки аннары төнлә йоклый алмыйлар. Әгәр дә кеше бик актив эшләп, эше акыл хезмәте белән бәйле икән, 20-30 минут йоклап алу аңа көч-энергия бирә. Космик киңлекне өйрәнү илкүләм идарәсенең астронавтлар белән уздырган тикшеренүләреннән күренгәнчә, 26 минут черем итеп алу эшкә сәләтлелекне 39 процентка арттырган. Япониядә офиста эшләүчеләрнең көндез йоклап алулары турында да ишетеп беләбез. Аларда ул йола инэму́ри дип атала. Моны беркем дә гаепкә алмый, киресенчә, тырышып күп эшләгән кешегә килешә торган гадәт дип карыйлар. Көндезге йокының файдасы турында алар шактый дәлилләр китерә алалар. Машина йөртүчеләргә дә, әгәр дә аларны йокы баса икән, йоклап алу һичшиксез кирәк. Без юл һәлакәтләренең күп очрагы исерткеч эчемлек куллану аркасында икәнен беләбез. Ә менә руль артында йоклап киткәнлектән булган һәлакәтләр турында онытып куябыз. Йокы килә башлады икән, машинаны туктат та ял итеп йоклап ал. Чәй, каһвә эчү дә, сөйләшү, көчле музыка тыңлау да булышмый.

– Будильник куеп, аның тавышына уяна алмаучыларга яки йокы аралаш аны сүндереп, йоклауларын дәвам итүчеләргә нәрсә киңәш итәсез?
– Берничә будильник куярга! Иң каты тавышлысын бүлмә почмагына куярга кирәк, чөнки аны туктату өчен караваттан торырга туры килә. Америкада вай-файга тоташтырылган махсус будильник уйлап тапканнар. Кеше ун минут эчендә тормаса, аның ун доллар акчасы хәйриягә китә. Тагын ун минуттан – тагын ун доллары. Моны белә торып, кеше озаклап йоклап ята алмый, торырга мәҗбүр була.

– Аз йоклау зыянлы, ә озак йоклау турында ни диярсез?
– Озак йокларга ярамый. Әгәр дә кеше 8-9 сәгатьтән күбрәк йоклый икән, инсульт булу куркынычы бер ярым тапкырга арта. Аз йоклау кебек үк, озак йоклау да зыянлы. Кечкенә балаларга исә озак йоклау хас, бу физиологик яктан шулай билгеләнелгән.

Иң аз йоклаучы кешеләр: Юлий Цезарь – 3 сәгать, Да Винчи – 2 сәгать (4 сәгать саен 15-20 минут), Бенджамин Франклин – 4 сәгать, Наполеон шулай ук 4 сәгать, Черчилль – 5 сәгать (көндез дә йоклап алган), Маргарет Тэтчер 5 сәгать йоклаган.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/

Фото:https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев