Йоклый алмый интексәгез, банан ашагыз

Сәламәт йокы өчен баш миенең триптофан матдәсе белән тиешенчә тәэмин ителүе кирәк.

Йокысызлыкны нерв системасындагы тайпылышлар, уңай яки тискәре хисләр “өермәсе”, невроз, психозлар, озакка сузылган стресслар, баш мие һәм калкансыман биздәге авырулар китереп чыгара. 

 Шулай ук күп тәмәке тарту, хәмер, каһвәне чамасын белмичә эчү, йокларга ятар алдыннан күп итеп ашау, бик нык кәефсезләнү яки, киресенчә, бик нык сөенү, төрле сменаларда эшләү һәм хәтта Айның магнит кырлары йогынтысы да йокыга кырын сугарга мөмкин. Моның төп билгеләре – күзгә йокы кермәү, уяна-уяна йоклау, иртән үзеңне ирексезләп кенә торып китү, хәлсезлек, алҗыганлык, бөтен тәндә киеренкелек, кул-аяклар калтырау, йөрәк еш тибү, курку-шомлану хисе.  

Банан кебек татлы җимешләр триптофанга, кан белән бергә, баш миенә эләгергә ярдәм итә. Баш мие күзәнәкләре триптофаннан йокы гормоны – мелатонин эшләп чыгара. Ә моның өчен С витамины ( “свежий” җимешләрдә күп), В6 витамины (банан һәм авокадо әлеге витаминга гаять бай), шулай ук марганец микроэлементы кирәк. Менә шуңа күрә йоклар алдыннан берәр банан ашап кую йокысызлыктан котылырга ярдәм итә дә инде.

 

Чыганак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде