САРМАН
  • Рус Тат
  • Йогышлы авыруларга киртә куйыйк

    24 апрельдән 1 майга кадәр Татарстанда Европа Иммунизация атнасы бара. Атналык үткәрүнең максаты - һәр кешегә, медицина хезмәткәрләренә, урыннардагы җитәкчеләргә, киң җәмәгатьчелеккә профилактик прививкалар ясатуның зарурлыгы, һәр балага иммунизация хокукы һәм өстенлекләре турында мәгълүмат бирү хисабына кешеләрне күбрәк вакциналаштыру. Җирдә беренче прививка 204 ел элек чәчәк авыруына каршы ясалган. Шушы...

    24 апрельдән 1 майга кадәр Татарстанда Европа Иммунизация атнасы бара. Атналык үткәрүнең максаты - һәр кешегә, медицина хезмәткәрләренә, урыннардагы җитәкчеләргә, киң җәмәгатьчелеккә профилактик прививкалар ясатуның зарурлыгы, һәр балага иммунизация хокукы һәм өстенлекләре турында мәгълүмат бирү хисабына кешеләрне күбрәк вакциналаштыру.
    Җирдә беренче прививка 204 ел элек чәчәк авыруына каршы ясалган. Шушы вакцина нәтиҗәсе буларак, чәчәк авыруы юкка чыкты, аңа каршы прививка ясатуның хаҗәте бетте. Бу авыруны тудыручы микробларның үрнәкләре лабораторияләрдә генә саклана. Россиядә прививкалар ясатканчыга кадәр чор белән чагыштырганда, кызамык белән авыручылар саны - 500 мәртәбә, эпидемик паротит белән - 150, дифтерия белән - 200, бума ютәл белән - 40, столбняк авыруы белән чирләүчеләр 50 тапкырга кимегән.
    Профилактик иммунизациянең нигезен тәшкил иткән милли прививкалар календаре үз эченә киң таралган һәм куркыныч инфекцияләрне ала. Полиомиелит - гомерлек паралич, дифтерия - паралич һәм миокардит, эпидемик паротит (свинка) балага уза алмау, шикәр авыруы, В гепатиты - бавыр циррозы һәм яман шеш, йөкле вакытта кызылча белән авыру баланың зәгыйфь булып тууы белән яный. Туберкулездан прививка ясатмаган кеше инвалидлыкка китерә торган авыр формадагы чирне йоктырырга мөмкин.
    Хәзерге вакытта йогышлы авырулар - сирәк күренеш. Шуңа күрә прививкалардан баш тарту очраклары арта бара. Бу, үз чиратында, балаларның сәламәтлегенә дә, башкаларга авыру йоктыру ягыннан да куркыныч туа, дигән сүз.
    Йогышлы гепатит авырулары, бигрәк тә В гепатиты җитди якын килүне сорый. Бу инфекция бавырга яман шеш китереп чыгаручы канцероген кебек тәэсир итә, кан тамырларын, нечкә һәм юан эчәкләрне зарарлый, иммун системасының эшенә зыян сала. Вирус әкрен һәм сиздермичә, әмма үтергеч тәэсир итә. СПИД кебек кан аша һәм җенси юл белән йога торган бу чир аңа караганда 100 мәртәбә йогышлырак. Медиклар теле белән әйтсәк, СПИДны йоктыру өчен бер тамчы канның уннан бер өлеше кирәк булса, гепатит йоктыру өчен йөздән бер өлеше җитә. Шушы куркыныч авыруга каршы көрәштә ышанычлы чара - вакцинация .
    Соңгы елларда Россиядә В гепатитына каршы бик зур вакцинация кампаниясе үткәрелде: элек сары чире белән авырмаган 55 яшькә кадәрге һәркем прививкалар алды. Нәтиҗәсе дә озак көттермәде, В гепатиты белән авыру очраклары хәзер бик сирәк очрый. Гепатитны дәвалау бик кыйммәткә төшә; ниндидер сәбәпләр белән вакцина алмый калучыларга, үзләренең сәламәтлекләрен кайгыртып, вакытында бушлай прививка ясатып калырга кирәк.
    Һәркемгә таныш булган грипп авыруына каршы да вакциналар уйлап табылган һәм милли календарьгә кертелгән. Балалар бакчасында йөрүче балалар, мәктәп укучылары, шулай ук чир йоктыру ихтималы булган һөнәр вәкилләре һәм 60 яшьтән узган өлкәннәр гриппка каршы вакцина алырга тиешләр. Грипп вирусының бик тиз үзгәрүчән булуын, мутацияләр биреп, яңа төр вируслар килеп чыгуын исәпкә алып, һәр елны гриппка каршы вакциналар да яңартыла. Шул сәбәпле, гриппка каршы прививканы да һәр ел эпидемия башланганчы 1-2 ай алдан ясатып, авыруга каршы иммунитет булдырырга кирәк.
    Кызылча, кызамык, эпидемик паротит авыруына каршы «тере» вакциналар кулланыла, прививкалар ике мәртәбә - 1 яшьтә һәм 6 яшьтә ясала. Шушы ике мәртәбә ясалган прививка кешене гомере буена авыру йоктырудан саклый.
    Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы кызамык авыруын Җир шарында юк итү өстендә эшли. Шул максаттан, балачакта прививка алмый калучылар һәм кызамык авыруы кичермәгән 35 яшькә кадәрге кешеләр бу вакцинаны ясатырга тиешләр. Шушы категориягә керүчеләргә үзләренең участок табибларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 22 май 2018 - 09:49
      Ландыш Нигъмәтҗәнованың кызы Ләйлә әнисен һәм энесен ничек дөрес итеп ашарга өйрәтә+ВИДЕО
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим