САРМАН
  • Рус Тат
  • “Җырлы балачак” моңландырды да, дәртләндерде дә

    Авылларда яшәүче талантлы балаларны ачыклау максатыннан, районда "Җырлы балачак илендә" дигән бәйге үткәрү матур традициягә әйләнде. Авыл мәдәният йортлары каршындагы балалар иҗат коллективлары башта зоналарда чыгыш ясадылар, соңыннан җыр-биюгә, нәфис сүзгә оста балалар район мәдәният йортында уздырылган йомгаклау концертында катнаштылар. Балачак, туган як һәм башка изге төшенчәләр турындагы җырлар һәм...

    Авылларда яшәүче талантлы балаларны ачыклау максатыннан, районда "Җырлы балачак илендә" дигән бәйге үткәрү матур традициягә әйләнде. Авыл мәдәният йортлары каршындагы балалар иҗат коллективлары башта зоналарда чыгыш ясадылар, соңыннан җыр-биюгә, нәфис сүзгә оста балалар район мәдәният йортында уздырылган йомгаклау концертында катнаштылар. Балачак, туган як һәм башка изге төшенчәләр турындагы җырлар һәм шигырьләр, дәртле биюләр һәркемне балачакка, яшьлек елларына алып кайтты, күңелләрдә иң җылы хисләрне уятты.
    Балаларның чыгышларын мәдәният бүлеге, Сарман сәнгать мәктәбе белгечләре бәяләде. Нәфис сүз буенча I урынга - Сарысаз Тәкермәннән Чулпан Ис-ламова, II урынга - Александровкадан Лилия Камалиева, III урынга Өчөйле Саклаудан Рамил Миңнуллин, Иске Әлмәттән Аделина Юнысова, Кәүҗияктән Резедә Кәлимуллина лаек булдылар. Бию буенча I урынны, "Кәтүк түти" биюен башкарып, Карашай Саклаудан алтышар яшьлек Эльза Нәҗметдинова, Фирүзә Гарипова һәм Каташ Караннан "Сәйлән" бию ансамбле алды. II урынга шулай ук Эльза белән Фирүзә башкаруында гы - башкорт һәм Өчөйле Саклау авылы кызы Сөмбел Габидуллина башкаруындагы татар кызлары биюе лаек, дип табылды. Ә III урын татар егетләре биюен башкаручы Азалак егете Рузил Гыйләҗевка бирелде. Җыр буенча жюри әгъзалары I урынны билгеләмәделәр. II урынга Юлтимердән Рәзилә Әхмәтшина, Тәкермәннән Гөлгенә Мөхәммәтшина, Иске Минзәләбаштан Гөлшат Корбыева, Чураштан Алия Лотфуллина һәм Айзилә Миннебаева дуэты, Сарайлыдан Рузилә Мөхәммәдиеваның ялгыз җыры, Фәнүзә Бикмиева һәм Алсу Хәбибуллина дуэты, Ләкедән Лиана Антонова, Анактан Айгөл Фазуллина, Иске Кәшердән Алсу Фатыйхова лаек булды. III урын Саклаубаштан Сөмбел Минһаҗева, Карамалыдан Алия Мөхтәрова, Иске Кәшердән Наилә Рәфыйкова, Ләкедән "Игәнә" фольклор ансамбленә бирелде. Тамашачы симпатиясен Сарайлыдан Мөхәммәт Са-биров яулады. Мәдәният бүлеге мөдире Г.Латыйпова җиңүчеләр һәм уңышлы чыгыш ясаучыларга Дипломнар, Почет грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, үз осталыкларын үстерүләрен һәм тагы да зуррак уңышларга ирешүләрен теләде.
    Бәйгене үткәрүдә эшмәкәр Өлфәт Галиуллин матди ярдәм күрсәткән. Балаларны сөендергәне өчен, район мәдәният йорты методисты И.Салихова аңа коллектив исеменнән рәхмәт белдерде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 22 май 2018 - 09:49
      Ландыш Нигъмәтҗәнованың кызы Ләйлә әнисен һәм энесен ничек дөрес итеп ашарга өйрәтә+ВИДЕО
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим