САРМАН
  • Рус Тат
  • "Җырларымда – әйтер сүзләрем"

    Илсөя апа Бәдретдинова турында күпләр белә. Аны яратып тыңлаучылар, иҗатын хөрмәт итүчеләр дә аз түгел. Аның җырлары безнең тормыштан, әйләнә-тирәдә барган вакыйгалардан алып язылган. Менә шул җырлары, туры сүзе белән тамашачы күңелен яулап алгандыр да инде ул. Безгә аның белән очрашырга насыйп булды. Безгә, дигәнем, журналистика бүлегендә укучы 1 нче...

    Илсөя апа Бәдретдинова турында күпләр белә. Аны яратып тыңлаучылар, иҗатын хөрмәт итүчеләр дә аз түгел. Аның җырлары безнең тормыштан, әйләнә-тирәдә барган вакыйгалардан алып язылган. Менә шул җырлары, туры сүзе белән тамашачы күңелен яулап алгандыр да инде ул. Безгә аның белән очрашырга насыйп булды. Безгә, дигәнем, журналистика бүлегендә укучы 1 нче курс студентларына. Һәм, форсаттан файдаланып, без аңа үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек.
    - Илсөя апа, беренче тапкыр сәхнәдә нинди җыр башкардыгыз?
    - "Күңел" дигән җыр иде. Илфак миңа аны җырлап күрсәтте, ә мин аны башкарырга каршы булдым. Соңыннан, уйламаган җирдән, яздырдык без аны. Һәм Илфак тоткан да бу җырны радиога биргән. Шуннан китте, китте, халык бу җырны сорый башлады. Бу - безнең өчен көтелмәгән хәл булды, дияр идем. Моңа кадәр дә җырлый идем, ләкин андый җырлар башкарганым булмады.
    - Үзегезнең беренче чыгышыгызны хәтерлисезме?
    - Иң беренче сәхнәгә алты яшьтә чыктым мин. "Эх, тала-тала"ны җырлаган идем. Ә инде хәзерге җырларыма килгәндә, "Мунча ташы"на Шәмси Закиров чакыргач, "Күңел" һәм "Ялгыш язмыш" җырлары белән чыгыш ясадым. Ләкин юморга корылган концертта ул җырларның чәчәк атмавы көн кебек ачык иде. Шуңа да карамастан, ул минем өчен бер чыныгу булды, дип әйтер идем. Аннан соң Камал театрында "Татарстан яшьләре" газетасының юбилее булды. Анда җырларга туры килде. Менә шуннан соң халык икегә аерылды: беренчесе хуплап чыкты, икенчесе, бу - татарга хас нәрсә түгел, диде. Ләкин битараф калган кешеләр булмады.
    - Сез, күбесенчә, түрәләргә тәнкыйть белән язылган җырлар башкарасыз. Высоцкий да шундый җырлар җырлаган бит. Сез аңа охшатып җырларга тырышасызмы, һәм аның белән берәр уртаклык бармы?
    - Күп кеше, Высоцкийга охшаган, ди, ләкин бу алай түгел. Гомумән, түрәләр турында гына түгел, ә яшәеш турында җырлар башкарам. Мине, кеше сөйләсен әле, дип түгел, ә әйтәсе килгән уй-фикерләремне, хис-тойгыларымны җырга салам. Җыр өчен азык бетмәгән, темалар күп.
    - Түрәләрнең Сезгә шелтә белдергәннәре булмадымы?
    - Баштарак булган иде. Кайбер районнарга хәтта кертмәделәр дә. Шуны әйтергә кирәк: "иң зур кешеләрдән" шелтә булмады.
    - Хәзер яшь җырчылар күп, барысы да сәхнәгә омтыла. Бүгенге татар эстрадасына карашыгыз ничек?
    - Район үзәкләреннән, баламны җырчы итәсем килә, кемгә акча төртим микән, дип киләләр. Андый кешеләргә: "Әгәр балаңны бәхетле итәсең килсә, җырчы булырга җибәрмә", - дим. Артист булуның дәрәҗәсе бетте хәзер. Без күп, конкуренция зур. Әгәр дә инде кемнеңдер теләге бар икән, эшләп карарга кирәк. Ләкин шуны әйтәсем килә: һәр минутын уйлап эш иткән очракта да, сәхнә 6-7 елдан соң гына акча китерә башлый. Аннан соң да тик утырырга ярамый, синең арттан, бастырып диярлек, яшьләр килә. Сәхнә артын күпләр белми, аңламый. Һәр ел саен яңа программа әзерләргә, яңа җырлар язарга, күлмәк тектерергә кирәк - аның эше авыр.
    - Илсөя апа, Сез төрле районнарда чыгыш ясыйсыз. Алар бер-берсеннән аерыламы?
    - Әйе, аерыла. Хәзер кайда ничек чыгыш ясарга кирәк икәнен беләм. Кайбер районнарда синең юк-бар җырларың кирәкми, аларга сәясәт, тормыш турында сөйләү булсын.
    - Сезнең өчен сәхнә һөнәрме, әллә инде яшәү рәвешенә әверелдеме?
    - Яшәү рәвеше. Ләкин акылым белән мин шуны аңлыйм: сәхнә гомерлек түгел, 10 ел сәхнәдә булуым - үзе бер могҗиза. Бәлки, 3 ел, бәлки, 5 ел калгандыр, әйтеп булмый. Сәхнә бүген - бар, иртәгә ул - юк. Алга таба тамашачым кимесә, яисә үземнең кирәк түгеллегемне аңласам, башка эшкә китәм. Тормышта югалып калырмын, дип уйламыйм.
    - Сезгә концертлардан соң да интервью алырга киләләрдер. Андый кешеләргә ничек карыйсыз? Бөтенесенә дә интервью бирергә ризалашасызмы?
    - Мин - бик ачык кеше, барысы белән дә аралашам. Әгәр кеше белән сөйләшергә, автограф, интервью бирергә яратмасаң, артист булырга кирәкми. Хәзер артистларның шундый "чире" бар: башта, мине танысыннар, дип еллар буе эшлиләр, соңыннан, күзлек киеп, качып йөриләр. Автобуста да йөрим, танып, исәнләшкән кешеләр белән сөйләшеп торам. Артистка күктән ашкан профессия итеп карарга ярамый.
    - Безгә, яшь журналистларга, нинди киңәшләр бирер идегез?
    - Минем журналист белемем юк, ләкин шуны әйтәсе килә: ниндидер калыпларга салынган журналистны мин журналист дип санамыйм. Син күңелеңне биреп эшләргә, ничек сөйләшәсең - шулай язарга тиешсең. Эчеңдәгене әйтә белергә кирәк, дип уйлыйм мин.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 22 май 2018 - 09:49
      Ландыш Нигъмәтҗәнованың кызы Ләйлә әнисен һәм энесен ничек дөрес итеп ашарга өйрәтә+ВИДЕО
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим