САРМАН
  • Рус Тат
  • Яшьләр ник мәктәптә калмый?

    Республика мәктәпләренә 2 меңнән артык укытучы җитми. Әлеге вәзгыятьне ничек үзгәртеп була? Ни өчен яшь укытучылар мәктәптә төпләнеп калырга теләми? Заманча укытучыларны ничек әзерлиләр? Бу хакта Казан федераль университетының психология һәм мәгариф институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор Айдар КӘЛИМУЛЛИН белән сөйләштек.

    – Айдар Миннемансурович, 2011 елда КФУга Татар дәүләт гуманитар-педагогика һәм Алабуга дәүләт педагогика университетларын кушканнан соң, башкалада укытучыларны әзер­­ләүче вуз калмады, бу эш туктатылды, дип тәнкыйть­ләү­челәр дә булды. Үзгәрешләр бармы?

     
    – Дөрестән дә, ике уку йортын кушканнан соң, педагогик белем бирү системасы таркалды, ди­ючеләрне ишетергә туры килде. Ә без педагогларны әзерләүнең яңа моделен булдырдык. Ул классик уку йортының һәм педагогик уни­верситетларның иң яхшы якларын берләштерде. Бүген илдә педагогик вузларның саны 48 генә калды һәм алар элеккеге кебек кыенлык кичерә. Яңача укытуның төп өстенлеге шунда: без укытучыларны традицион әзерләүдән баш тарттык. Күпчелек профильле институтларда педагогик бүлекләр оештырылды. Һәр техник институт укытучылар әзерләүгә үз өлешен кертә. Әйтик, физика, биология, химия юнәлеше буенча белем алучы студентлар бер яки икенче курс­тан соң педагогик юнәлешне сайлый ала. Моның өчен матди база да, заманча лабораторияләр дә бар. Химия, физика укытучылары өчен тәҗрибәләр үткәрү дә мөһим. Шундый ук заманча модельле сыйныфлар башка фәннәр буенча да булдырыла.

     
    – КФУ полилингваль белем бирү концепциясен тормышка ашырырга әзерме?


    – Күптелле белем бирүдә ике мәсьәләгә игътибар итәсем килә. Беренчесе татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сак­лап калуга юнәлдерелгән. Икен­чесе глобальләшү шартларында төрле милләт вәкилләренә төрле телдә өйрәнү мөмкинлеге тудыра. Икесе дә бер-берсенә бәйләнгән. КФУ аны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Уни­верситетның өч телле белгечләр әзерләү тәҗри­бәсе бар. Безнең институтта гына да 40лап фән докторы эшли. Бу мәсьәләдә филология һәм мәдә­ниятара багланышлар институты координатор булачак. Республикада төзеләчәк алты мәктәп белән генә милли проблеманы хәл итеп булмый, дигән алдан кычкыруларны да ишетергә туры килә. Нигә фаразларга? Теләсә нинди зур эш тәҗрибәдән башлана. Бу мәк­тәп­ләр башка уку йортларына үрнәк булырга тиеш. Татар телен һәм чит телләрне иске алымнар белән өйрәтеп булмый.


    – Элек педагогик вузларга БДИ баллары түбән булган абитуриентлар килә, дигән сүзләр­не ишетә идек. Соңгы вакытта бу вәзгыять үзгәрдеме?

     
    – Соңгы 7-8 ел эчендә ил вузларында педагоглар әзерләү буенча бюджет урыннарының саны 40 процентка кимеде. Икенче яктан, безнең уку йорты мәктәпләргә укытучылар әзерләү күләмен ки­метмәде, түләүле урыннар саны арттырылды. Мәсәлән, психология һәм мәгариф институтында студентларның 58 проценты түләүле бүлектә укый. Минемчә, укытучылар әзерләү түләүле булырга тиеш түгел. Бу – дәүләт миссиясе. Кодрәтемнән килсә, укытучы булырга теләүче барлык кешене дә бушлай укытыр идем. Яшерен-батырын түгел, 2000 нче елларда укытучылыкка баручылар арасында бәйгеләр түбән булды. 2011 елда абитуриентларны кабул итү сыйфаты буенча илнең 123 вузы арасында ТДГПУ – 54, ә Алабуга институты 72 нче урында торды. Бүген конкурс зур, педагог һөнәрен үзләштерергә теләүче­ләрнең уртача баллы 78–82не тәшкил итә. Университет укытучылар әзерләү буенча илдә лидер булып санала. Без һәрвакыт иң яхшылар бишлегенә эләгәбез. Мәсә­лән, Британия басмасы уздырган Times Higher Education рейтингында КФУ дөньяның иң яхшы 125 вузы исемлегенә кертелде һәм без илдә беренче булып саналабыз. Без – укытучыларны махсус әзер­ләү буенча дөнья рейтингына эләккән бердәнбер университет. Шуңа күрә безгә талантлы балалар килә, ә бу – киләчәктә югары сыйфатлы укытучылар дигән сүз. Быел Алабуга филиалын исәпкә алып, бюджет бүлегенә 970 бакалавр һәм 311 магистр кабул ителәчәк.


    – Республикада математика, физика, башлангыч сыйныф укытучыларына кытлык бар. Ихтыяҗны бетерү өчен ниш­ләргә җыенасыз?


    – Республика мәктәпләренә 2019-2020 уку елына ике меңнән артык мөгаллим җитми. 362 башлангыч сыйныф укытучысына их­тыяҗ бар. Казанда гына 150ләп башлангыч сыйныф укытучысы кирәк. Мәсәлән, 100 математика укытучысы җитми, ә вузда аны 20не генә әзерлиләр. Быел 80 башлангыч сыйныф укытучысы (60ы акча түләп укый) әзерләп чыгарабыз. Кайдадыр артып китә, кайдадыр җитми. КФУда педагогика юнәлеше буенча барлыгы 9,6 мең студент белем ала. Болар – укытучы, психолог, дефектологлар. Быел гына да 2100 белгеч чыгарылачак.


    Бер танышым республиканың кечкенә генә шәһәрендә укыта. Анда җиде-сигез мәктәпкә нибары ике физика укытучысы калган икән. Алар бер мәктәптән икен­чесенә йөреп белем бирә. Бер кеше, күп дигәндә, ике капчыкны күтәрә ала. Дүрт капчыкны күтәрә алмаса, нишләргә? Укытучы хез­мәте белән дә шул ук хәл. Укытучыны артыгын эшләтеп, югары сыйфатка ия була алмыйбыз.


    Укытучылар җитмәү башка ил­ләргә дә хас. Зур фаҗига бу. Бары тик Ирландия һәм Уэльста гына укытучылар дефициты юк. Рос­сия­дә белем бирүче мөгаллимнәрнең 25 проценты – пенсионерлар. Ә күпмесе бер ставкадан да артык эшли? Укытучы күбрәк эшләгән саен, аның өстәмә белем тупларга вакыты да, көче дә калмый. Нә­ти­җәдә, белем сыйфатына зыян ки­лә. Киләчәктә кайбер мәктәпләр укытучысыз калырга мөмкин. Берничә ел элек Германиядә андый проблема туган иде. Укытучылар лаеклы ялга киткәч, мәктәптә эшләргә кеше калмаган. Аптырагач, башка белгечләрне җәлеп итәргә мәҗбүр булдылар. Әйтик, инженерлар технология укытучысына әйләнде. Бу проблема безгә дә яный, аңа иртәрәк алынсак, 5-10 елда вәзгыятьне яхшырта алырбыз.


    – Яшь укытучыларның авыл­га кайтасы килми. Бер караганда, “целевик”лар әзер­ләү буенча максатчан программа да бар...

     
    – Яшь белгечләрнең 75 проценты мәктәпкә урнаша, әмма кайберсе эшләп китә алмый. Яшь укытучыларны нәрсә кызыксындыра – шуны белергә кирәк. Әгәр директор ел саен яшь укытучыны эштән җибәрә икән, бу нормаль хәл түгел. Димәк, гаеп директорда да бар.

     


    Студентларны хезмәт хакыннан бигрәк, эшнең авырлыгы куркыта. Берничә ай элек вузда социологик тикшеренү уздырган идек. Булачак педагогларның 20 проценты мәктәптә эшләргә теләмә­вен әйтте. Ни өчен дигәндә, алар мәктәптә эшләүче әти-әнилә­рен­нән, туганнарыннан бары тискәре фикерләр генә ишетә. Белә торып, нигә мәктәптә эшлисе килсен! Мәсьәләнең икенче ягы да бар: студентларның 58 проценты акча түләп укыгач, авылга кайтырга мәҗбүр итеп тә булмый. Бу – аларның хокукы.

     


    Социаль ташламалар турында сөйләгәндә, чит ил белгечләре безгә шакката. Анда андый нәрсә юк, бары яхшы хезмәт хакы белән генә җәлеп итәләр. Бер караганда, авылга кайту өчен ташлама да бар кебек. “Безнең яңа укытучы” гранты мәктәпләрне күпмедер дә­рәҗәдә яшь белгечләр белән тәэмин итүдә булышса да, проблеманы ахырга кадәр чишә алмый. Максатчан программа, минемчә, бу – иске система, хәзер заман башка. Институтта быел 120дән артык “целевик” белем ала. Республикада педагогик белемне кү­тәрү буенча аерым программа бул­дыру зарур.


    – Мәктәптә белем бирү сыйфаты түбән дип, әти-әниләр репетитор ялларга мәҗбүр. Әлеге дә баягы сүз һаман шул педагог­лар­га барып төртелә...

     
    – Америкада башлангыч мәктәптә бер сыйныфта 15 бала укый. Шуннан артыгы белән эшли алмыйлар. Ә бездә ничек? Сыйныфларда укучылар саны 30дан арта. Дәрестә бер балага күпме вакыт тия? Нәтиҗәдә, әти-әниләр, бигрәк тә БДИ өчен кирәкле булган фәннәрдән репетитор ялларга мәҗбүр була. Математикадан репетитор өчен бер сәгатенә 1 мең сум түләргә кирәк. Әмма барлык репетиторлар да сыйфатлы белем бирә аламы? Аптырагач, беренче белгечлеге буенча укытучы булган бер танышым баласына математиканы үзе өйрәтә башлады. Репетиторларга ышанмый. Рәхәттән шөгыльләнми, чөнки сыйфатлы белем бирүче укытучылар кими. Репетиторлык хезмәте алга киткән илләрдә дә, әйтик, Сингапурда да бар. Бөтен кимчелекне укытучыга гына кайтарып калдырып булмый. Бүгенге шартларда калганга ул гаепле түгел.


    Алабуганың 3 нче мәктәбендә математикадан белем биргән укытучым Зәйтүнә Җәләловна Мө­хәммәдиеваны еш искә төшерәм. 5 нче сыйныфта укыганда, математикадан бер формуланы бел­мәгәнемә нык борчылды. Айдар, шуны да белмисең, дип аһ-ваһ килде. Дәрестән соң алып калып, тәки өйрәтте ул мине. Ә хәзер кайсы укытучы дәрестән соң калып өйрәтә? Бушлай өйрәтергә те­лиләрме? Юк. Совет заманында укытучы уртача хезмәт хакы алса да, социаль яктан якланган иде. Бушлай торак бирелә, социаль пакет каралган иде. Укытучының дәрәҗәсен бергәләп күтәрергә кирәк.

     

    • Укытучылар җитмәү башка илләргә дә хас. Зур фаҗига бу. Бары тик Ирландия һәм Уэльста гына укытучылар дефициты юк. Рос­сия­дә белем бирүче мөгаллимнәрнең 25 проценты – пенсионерлар. Ә күпмесе бер ставкадан да артык эшли? Укытучы күбрәк эшләгән саен, аның өстәмә белем тупларга вакыты да, көче дә калмый. Нәтиҗәдә, белем сыйфатына зыян килә.


    – Мәктәпләрдә укытучылар белән укучылар арасында гаугалар туганда, педагогларны әзерләүче уку йортларына гаеп ыргыталар. Янәсе, булачак укытучыларны психологиягә өй­рәтү җитми. Сез моның белән килешәсезме?

     
    – Төп тәрбия гаиләдән килә. Нигә барысын да мәктәпкә сылтарга? Институтта студентларны психологик яктан яхшы әзерлибез. Әмма психологик проблемалар, балалар агрессиясе белән шө­гыль­ләнү ул – махсус мәктәп пси­хологының эше. Бүген 300 укучыга бер психолог туры килә. Белгечләр әйтүенчә, бу сан 200гә бер булырга тиеш.


    Бөекбританиядә магистратура тәмамлап кайткан студентларыбыз башкала мәктәпләрендә буллинг, ягъни укучылар арасындагы низаглар буенча тикшерү үткәр­мәкче иде. Тик бер генә Казан мәктәбе дә рөхсәт итмәде. Ә Швейцария мәктәбе директоры аларны тикшерү уздырырга чакырды. Билгеле, бушка түгел. Бездә чир яшерү гадәте бар. Мәктәпләрдә кесә телефоннарын да чикләргә кирәк. Телефон белем алу инструменты булып саналмый. Дөньяда мәктәп җитәкчелеге, теге яки бу проблеманы хәл итү өчен, га­лим­нәргә тикшеренүләр үткәрергә заказ бирә. Кызганыч, бездә ул нәрсә юк.


    – Укытучылар – үзенчәлекле халык. Барнаулда коену кие­меннән фотога төшкән өчен эштән җибәрелгән укытучыны яклап, ил мөгаллимнәре флэшмобка кушылды. Укытучылар өчен рухи кысалар кирәкме?

     
    – Әлеге укытучы бернинди җинаять тә эшләмәде, башка пе­дагогларның аны яклап чыгуында бернинди гаеп тә күрмим. Менә шушы бер очрак та укытучыга психологик һәм рухи яктан басым зур булуын күрсәтә. Мине моның өчен тәнкыйтьләрләр, әмма укытучы бөтенесе өчен дә җавап бирә алмый. Ни өчен дигәндә, хәзер заман башка. TALIS тикшерүләре күрсәт­кәнчә, укы­тучыларның 40 проценты, җәм­гыять аларның хезмәтен тиешенчә бәяләми, дип саный. Бу өлкәдә проблемалар күп. Шуңа күрә укытучыларның бурычлары һәм хезмәте буенча махсус регламент кирәк. Мәсәлән, мәктәптән китәргә теләк белдерүче яшьләр әти-әниләр белән уртак тел таба алмавын әйтә.


    Замана галимнәре тагын бер каршылык турында фикер алыша. Бүгенге әти-әниләрнең 1980 – 1990 елларда туган балалар икән­леген дә онытырга ярамый. Җәм­гыятьтәге үзгәрешләр алар­ның дөньяга карашына, рухи кыйм­мәтләргә, тәртибенә йогынты ясады. Бер аягыбыз белән – социализмда без, икенчесе бе­лән капитализмга барабыз. Социаль тигезсезлек барлыкка килде. Күп кенә илләрдә баланың белем дәрәҗәсе әти-әнинең со­циаль-икътисади статусыннан чыгып бәяләнүне таныйлар. Кызганыч, бу безгә дә килеп җитте. Җәм­гыять үзгәргәч, башка таләп­ләр куярга кирәк.

    Фото:https://pixabay.com

    http://vatantat.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: