САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда чыгарылышлар матур булырга охшаган

Чыгарылыш кичәсе - балачак белән хушлашып, олы тормыш белән очрашу мизгеле. Без, унберенчеләр белән элемтәгә кереп, очрашып, аларның бу кичәгә әзерлекләре, кая укырга керергә ниятләүләре белән кызыксындык, мәктәп елларындагы истәлекле матур хатирәләре белән уртаклашуларын сорадык, чыгарылыш кичәсенә әзерлекләрен дә белештек. Гөлгенә Исмәгыйлева: - Хәерле көн! Хәлләрем әйбәт. Аллага шөкер, имтиханнар...

Чыгарылыш кичәсе - балачак белән хушлашып, олы тормыш белән очрашу мизгеле. Без, унберенчеләр белән элемтәгә кереп, очрашып, аларның бу кичәгә әзерлекләре, кая укырга керергә ниятләүләре белән кызыксындык, мәктәп елларындагы истәлекле матур хатирәләре белән уртаклашуларын сорадык, чыгарылыш кичәсенә әзерлекләрен дә белештек.

Гөлгенә Исмәгыйлева:

- Хәерле көн! Хәлләрем әйбәт. Аллага шөкер, имтиханнар артта калды.

- Күптән уйланган уку йортым бар, ләкин бу әлегә сер булып калсын.

- Кызыклы вакыйгалар минем көн саен диярлек булды. Иртәдән башлап, дәресләр беткәнчегә кадәр, иптәш кызлар белән көлешеп, көн бик күңелле үтеп китә иде.

- Күлмәкне алмадык әле.

- Безнең чыгарылыш бик кызыклы булыр, дип көтәбез.Әлегә булмаган, үзенчәлекле итеп үткәрергә уйлыйбыз.

Әдилә Әскарова:

- Кая укырга керәчәгемне уйлап бетермәдем әле, чөнки имтихан нәтиҗәләре ничек була бит. Кергәч, барысын да сөйләрмен.

- Мәктәптә укыган елларның истәлекле вакыйгалары бик күп. Аларның барысын да сөйләп бетерерлек түгел. Шуларның берсе мин "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленнән кайткач булды. Кич белән кайттык, ә иртәгә - мәктәпкә. Беренче дәрестә үк йоклап киткәнмен. Әле ярый иптәш кызлар уятты, нәрсә булыр иде микән?

- Кызганычка каршы, күлмәкне әле алмадык.

Данис Мөхәммәдиев:

- Нинди һөнәр сайлаячагым турында 5 нче сыйныфта ук уйлап куйдым. Һаман да шул фикеремә тугры. Кеше хокукларын яклыйсым килә, тарихтан, җәмгыять белеменнән имтиханнар тапшырдым, бу фәннәргә карата тирәнтен кызыксыну уяткан укытучым Вәсил Борһановичка зур рәхмәт.

- Кызларга караганда, безгә - егетләргә җайлырак инде, әллә нинди күлмәкләр эзләп, матур прическалар ясатып йөрисе юк - костюм-чалбар әзер.

Эльвина Ханнанова:

- Яр Чаллыга, я Казанга берәр югары уку йортына документларны биреп карыйм. Ходай кушканы булыр.

- Мәктәптә булган көннең бөтенесе дә кызык, аерып алып әйтә дә алмыйм.

- Гадәти бәйрәм тантанасыннан соң, ресторанда дәвам итәргә уйлыйбыз, аннан, һәр елдагыча, таңны да каршыламыйча калмабыз инде.

Миләүшә Сабитова:

- Уйлап бетердем, теләгән җиремә керермен, дип өметләнәм, кайда икәне әлегә сер булып калсын.

- Мәктәптә укыган елларның һәр көне үзенчә кызыклы инде ул.

- Планнар олыдан... - бер-ике сүз белән генә язып бетереп булмас.

Рәмилә Зиннәтуллина:


- Төгәл генә булмаса да, ниятләгән уку йортым бар. Тормыш итәрлек яраткан һөнәрем булуын телим. Ләкин әлегә сер булып калсын.

- Бала-чага акылы белән кылынган кызыклы вакыйгалар, дәрестә шукланулар булмады түгел, булды инде. Ләкин, миңа калса, без бит мәктәпкә кызык эзләп түгел, ә тормышта үз юлыбызны табу өчен белем алырга дип килдек. Иң мөhим, кызыклы, беркайчан да ялыктырмый торган вакыйга - әнә шул инде.

- Мин чыгарылышта киясе күлмәк минем эчке дөньяма, халәтемә туры килерлек булсын. Шуңа күрә әле ашыкмыйм. Барысы да әйбәт булса, Алла боерса, сәгате сугу белән, барып алырбыз.

- Чыгарылыш кичәсен әти-әниләргә матди яктан бик авырлык китермичә, укытучыларыбыз белән киңәшләшеп, ләкин шул ук вакытта онытылмаслык итеп үткәрергә уйлыйбыз. Унбер ел бергә укыган классташлар, мәктәп, укытучылар белән саубуллашабыз бит. Шуңа күрә чыгарылыш кичәсе иң якты хатирә, сагынып сөйләрлек булып истә калсын иде.

Салават Гыйззәтуллин:

- Төрле илләр тормышы, аларның яшәеше белән кызыксынуым, мөгаен, география фәне белән якынайткандыр. Киләчәгемне дә шул фән белән бәйлисем килә. Район буенча бу фәннән имтихан сайлаучылар нибары өчәү генә иде. Укытучым Илвир Гомәровичка зур рәхмәт. Олимпиадаларда да катнашып, мин бераз чыныгу алдым, призлы урыннар да яуладым.

- Мәктәп тормышы - үзе бер кызыклы дөнья ул. Җәмәгать эшләрендә дә катнашып, кичәләр уздырып йөрергә туры килде. Үземне бу өлкәдә дә сынап карарга мөмкинлек биргән укытучым Ләйсән Заһитовнага, класс җитәкчем Эльвира Робертовнага рәхмәтлемен.

- Чыгарылыш кичәсенә костюм-чалбарым әзер.

ЧЫГАРЫЛЫШТА КҮЗ ЯВЫН АЛЫР ӨЧЕН БЕРНИЧӘ КИҢӘШ:

Бәйрәм күлмәген дөрес сайлау өчен бүгенге заман модасының үсеш тенденциясен беркадәр чамалау сорала. Хәзер юка, өрфия материалларга өстенлек бирелә. Дизайнерлар күбрәк ефәк, шифон, атлас һәм сатин белән эш итә.

***

Кызларның образын тудыруда төрле бизәнү әйберләре дә мөһим роль уйный. Әгәр дөнья күләмендә әйдәп баручы дизайнерларның эшләренә игътибар итсәң, алар соңгы елларда бижутерияне бөтенләй кулланмый диярлек.

***

Макияжга килгәндә, хәзер инде иң актуаль образ - гадилек һәм табигыйлек. Күз кабакларына беленер-беленмәс кенә тень төшерелсә, керфекләргә тушь буялса һәм иреннәргә бераз гына ялтырап торучы ирен иннеге ягылса, бик җиткән. Кыз кешенең иң гүзәл бизәге якты күзләр һәм елмаю икәнен онытмагыз!

***

Модада хатын-кыз назлылыгы, бераз гына кыланчыклык һәм "куркаклык" өстенлек итә. Чәч тә шушы таләптән чыгып ясалырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев