САРМАН
  • Рус Тат
  • Яшьлегеңдә алай «яшьнәмә»

    Яшь вакытта картлык турында гел уйламыйсың икән. Ә ул сиңа сиздермичә килә дә җитә, абайламый да каласың. Ни кызганыч, ул үзе генә булмый, аны язмыш җилләре тагын да катлауландыра, рәхәт көннәренә караганда, читен көннәре күбрәк була. Шуңа күрә яшь вакытларны әрәмгә уздырмыйча, сәламәтлек турында күбрәк кайгыртып, башкаларга карата мәрхәмәтле булып...

    Яшь вакытта картлык турында гел уйламыйсың икән. Ә ул сиңа сиздермичә килә дә җитә, абайламый да каласың. Ни кызганыч, ул үзе генә булмый, аны язмыш җилләре тагын да катлауландыра, рәхәт көннәренә караганда, читен көннәре күбрәк була.
    Шуңа күрә яшь вакытларны әрәмгә уздырмыйча, сәламәтлек турында күбрәк кайгыртып, башкаларга карата мәрхәмәтле булып яшәргә кирәк. Тик кайберәүләр үзләрен аямыйлар, төрле начар гадәтләрне үз итәләр, күңелләрендә миһербанлык орлыклары булмый. Авырлыклар, билгеле, кемдә дә була, тик аларны җиңеп барырга, дөньяга аек күз, аңлы караш белән карарга өйрәнергә кирәк. Яшьләр турында әйтүем. Алар замананың төрле ялтыравык шаукымнарына тиз бирешәләр. Җинаять юлына басучылар да бар. Ә тотыла калсалар, үзләрен кызгандыра башлыйлар, төрмәгә керәселәре килми. Мондый эшләрне динсезләр, сәрхүшләр, үзләрен генә әллә кемгә санаучылар эшли. Телевизорны ачсаң, радио тыңласаң, чит ил фильмнарын карасаң, кайвакыт башларың әйләнеп китә. Минем бигрәк тә кешенең сәламәтлегенә зыян китерә торган спорт төрләрен пропагандалауга ачуым килә. Кешенең төрле җирләренә тибәләр, башларына сугалар. Ул уеннар кемнәргә кирәк, тренерларгамы, спортчы дип йөртелгән кешеләрнең үзләренәме? Шундый ярышларда катнашып, күпме кеше гарипләнде, сәламәтлегенә зыян килде бит инде.
    Уйланырлык, гаҗәпкә калырлык нәрсәләр күп инде ул. Алар һәр өлкәдә бар. Сәнгатьне генә алыйк. Сәхнәгә хәзер кемнәр генә менми. Мин чын талантлы, халыкчан җырчылар турында әйтмим. Кайбер артистларның үз-үзләрен тотышлары, киемнәре ошамый. Кеше аларның кыска итәкләрен, чамадан тыш ачык түшләрен күрергә бармый бит. Ул тезләрне, аркаларны капларлык, үзебезчә, килешле, милли итеп тегелгән күлмәкләр киеп сәхнәгә чыгып булмый микәнни? Боларга карап, яшь кызлар да шулай киенәләр. Аларның бит әни буласылары, бала үстерәселәре бар. Йөргән чагында гына ул егетләр шундый кызлар белән дуслашып йөриләр, ә өйләнер вакыт җиткәч, бер дә аларны сайламыйлар, тыйнакларны хуп күрәләр. Кем белә, бәлки, вакытлар барган саен, теге чакларда әзрәк «ачылыбрак» йөргән кызлар да тыйнакланырлар. Ләкин инде күп нәрсәләрнең соң булуы бар. Гаилә бәхете булмау, тормышта каршылыкларның күп очравы, төрле җәбер-җәфалар шулардан да килеп чыга инде ул. Исемнәр турында да әйтәсем килә. Балаларга соңгы елларда чын үзебезчә, милли исемнәр куючылар бар. Мин аларны бик хуплыйм. Ә кайберәүләр башка да китермәслек исемнәр уйлап табалар, ата-анасы биргән исемнәрне алыштыралар. Аллага шөкер, безнең нәселдә ят исемнәр булмады. Иремнең исеме - Мирхафизан иде, аны беркемдә бозып эндәшкәнен хәтерләмим. Нигә үз динеңнән, үз телеңнән качарга, татарлык бит ул безнең ата-бабаларыбыздан, борынгыдан килә. Кеше 80-90 яшькә кадәр яшәсә дә, ул үзен шулай озак яшәгән сыман тоемламый. Шундый аз да, күп тә гомерне матур итеп, дин, Аллаһы Тәгалә кушканча яшәп уздыру - үзе зур бәхет. Һәр нәрсәнең башлыгы, башлангычы бар… Безнең өчен ул - хак Тәгалә. Ул барысына да баш, барысын да күрә. Безнең һәр көнебез - сынау, һәр көнебез - Ходай кулында. Шуларны онытмыйк, биргән нигъмәтләре өчен шөкерана итеп, тыйганнардан тыелып, күңелебездәге иман утларын сүндермичә, миһербанлы-мәрхәмәтле булып яшик.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 19 май 2018 - 13:37
      Чәчүдә соңгы өчкөнлек җиңүчеләре бүләкләнде
      Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештеру-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов язгы кыр эшләре белән танышып, чәчү буенча соңгы өчкөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр.
      160
      0
      0
    Ночной режим